Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Республиканың баш ветеринары Тимур Галиев эш сәфәре белән “Хузангай” җәмгыятендә булды

2 апрельдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Тимур Галиев эш сәфәре белән “Хузангай” җәмгыятендә булды.

Аны Әлки районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев озатып йөрде.


 Тимур Мирзанурович  җәмгыятнең терлекчелек тармагы белән якыннан танышты. Биредә ул сөтчелек комплексында, яшь маллар асрала торган биналарда булды. Хайваннарның сәламәтлеген тәэмин итү буенча күрелгән ветеринария эшчәнлегенә бәясен бирде. Бүген мөгезле эре терлекләрнең биологик сакланышы аеруча зур әһәмияткә ия. Соңгы айларда Россиянең күп кенә регионнарында тиз тарала торган куркыныч вируслар табылды. “Маллар күпләп асралган хуҗалыкларда барлык ветеринария таләпләрен җитди үтәү сорала”, – диде республика вәкиле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев