Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ринас Сәлахов МХО булган урынга барып, әлкилеләргә гуманитар йөк тапшырды

Бүгенге көндә Ватанны яклаучы һәркем өчен рухи һәм матди ярдәм, туган җиреңнән хәбәр алу бик мөһим.


Күптән түгел Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов, бүгенге көндә тыныч тормыш өчен көрәшкән авылдаш ир-егетләр белән очрашу өчен, махсус хәрби операция булган урынга барып, анда гуманитар йөк тапшырды. 

Аларның юлы Северодонецк, Луганск, Макеевка, Донецк һәм Новочервоное тораклыгы аша үткән. Ринас Рәис улы әйтүенә караганда, бу шәһәрләрдә төзү эшләре бара, йортлар салына, элемтәләр булдырыла. 

Гуманитар йөкне алар эшмәкәр Илназ Гыйматдинов, район мәдәният йорты директоры урынбасары Динар Галимов һәм район башкарма комитетының яшьләр сәясәте һәм спорт буенча бүлеге җитәкчесе Айрат Вәлиев белән бергә илткәннәр. Шуны әйтергә кирәк: Динар Галимов махсус хәрби операция урынына уннан артык тапкыр барган инде. Ә Илназ Гыйматдиновның ярдәм илтүдә дүртенче тапкыр катнашуы икән. 

–     Бүгенге көндә фронттагы безнең сугышчыларга якташларының кайгыртучанлыгын, күңел җылысын, игътибарын тою бик кирәк. Гомерләрен куркыныч астына куеп, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләргә илебезнең төрле почмакларында яшәүче актив якташлары ярдәм кулын суза. Без, мессенджерларның берсендә төркем дә булдырып, махсус хәрби операциядәге сугышчыларга ярдәм мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Безнең үз фондыбыз бар, күп ярдәм шуның аша да хәл ителә, – дип сөйләде Ринас Рәис улы. 

Җылы киемнәр, азык-төлек белән, билгеле, сугышчыларга бик тә булышырга кирәк. Шул ук вакытта әңгәмәдәшебез рухи ярдәмнең мөһимлеген дә ассызыклады.

–    Үзләре турында кайгыртып, көтеп торуларын, аларга ышануларын һәм ярдәм итәргә теләүләрен аңлау солдатларга бик тә кирәк. Кайчакта махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр кемнеңдер алар исәнлеге өчен дога кылуын да тели. Сугышчылар җиңү уты белән янсалар да, фронтта хәлләр җиңел түгел бит, – диде ул. 

Иске Алпар авыл җирлеге халкы сугышчы егетләребезгә махсус хәрби операциянең башыннан ук ярдәм итә. Якташлар бар кирәк-яракны да мөмкин кадәр күбрәк җыярга тырыша. Бу юлы гуманитар йөкне илтүчеләр махсус хәрби операция солдатларына җылы киемнәр, азык-төлек, бензопычкылар һәм генераторлар илтеп тапшыра. 

Иске Алпар авыл җирлегеннән фронтка өлешчә мобилизиция кысасында ике ир-егет – Раил Хәйруллин һәм Илфат Сәйфуллин юлланган. Махсус хәрби операциягә, килешү төзеп, үз ихтыярлары белән китүчеләр дә бар. Алар: Алмаз Хәмидуллин, Илнар Демидов, Данил Зәйнуллин. Шулай ук анда бу авылда туып-үсеп, хәрби белем алган һәм бүгенге көндә подполковник дәрәҗәсенә күтәрелгән Илнар Гатауллин да хезмәт итә. 

–     Өч солдатыбыз белән шәхси күрешә алдык, ә икесенә тапшыру өчен, посылкаларны иптәшләренә бирдек. Сыйныфташларыбыз Илнар Гатауллинны һәм Россия Герое Раил Габдрахмановны күрә алдык, – дип сөйләде Ринас Сәлахов. 

Авыл җирлеге башлыгы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм кулы сузган авылдашларына, якташларына рәхмәтле. Аның сүзләренә караганда, тылның ярдәм итүе җиңүне якынайта. 

Ринас Рәис улы бүгенге көндә фронтка тиз йөрүче техника, шул исәптән “Урал” мотоцикллары кирәклеген әйтте.  
Мондый техника ярдәмендә яралыларны эвакуацияләү, сугышчыларга корал һәм башка кирәк-яракларны илтү күпкә уңайлы. Ул уртак тырышлык белән мотоцикл җибәрә алган очракта, аның егетләребез өчен зур ярдәм булачагына ышана. 

Армиябез дәүләт тарафыннан яхшы каралган очракта да, һәркайсыбыз Ватанны яклаучыларга ярдәм итәргә бурычлы. Анда безнең ир-егетләр бит, аларның язмышына берәү дә битараф калырга тиеш түгел. Ерактан килгән якташлары белән очрашканда, аларның шатлыгын күрү үзе ни тора! Иске Алпар авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлаховның фронт алды территориясенә үзенең баруы – якташларның авылдаш сугышчылары турында кайгыртуына үрнәк ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев