Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Руслан Лотфуллин бу операциянең беренче көннәреннән үк Донбасста хәрби хезмәт үтә

Донбасста үткәрелә торган махсус хәрби операциядә безнең районнан да бик күп хәрбиләр катнаша.

  Көн саен үз сәламәтлекләрен һәм гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаучылар үзләренең хәрби бурычларын фидакарьләрчә үтиләр. 
Түбән Әлки мәктәбен тәмамлаган Руслан Лотфуллин бу операциянең беренче көннәреннән үк Донбасста хәрби хезмәт үтә, аның барышында үзен чын ир-ат итеп күрсәтә. 
Донбасс халкын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклаганда күрсәткән батырлыгы, фидакарьлеге һәм кыюлыгы өчен, Россия Президенты Владимир Путин указы белән ефрейтор Руслан Лотфуллин Дәүләт бүләге – Георгий Жуков медаленә лаек булды. Аңа бу зур бүләкне отряд командиры полковник Олег Бородин тапшырды.
Яшь ефрейтор Татарстан Республикасы буенча Росгвардия идарәсенең махсус билгеләнештәге отрядында килешү буенча хезмәт итә. Узган елның февралендә хәрби җыеннардан соң Донбасска җибәрелә. Ярты елдан артык авыр хәрби хәрәкәтләрдә катнашканнан соң, сентябрьдә, иңбашы яралану сәбәпле, туган ягына кайта. Сугыш барышында умрау сөяген сындыра. Һәм менә сөякләре ялганып тернәкләнгәч, росгвардияче дәүләт мәнфәгатьләрен яклау өчен махсус хәрби операция зонасына кабат барырга теләген белдерә.
– Ватаныбызны бездән башка кем яклар? – ди Руслан, ни өчен хезмәтен дәвам итәргә теләвен сорагач.
Шундый сүзләр ишетү солдат өчен горурлык уята. Чөнки мондый кешеләр чын батырлык, ныклык, рухның какшамаслыгы, ватан-пәрвәрлек үрнәге булып торалар. Шундый егет тәрбияләгән өчен, әнисе, үз вакытында Түбән Әлки мәктәбен җитәкләгән Эльфира Гарифуллинага зур рәхмәт әйтәсе килә.
Русланга һәм башка солдатларыбызга рух ныклыгы телибез, чөнки аларга хәзерге вакытта мондый сыйфат бик кирәк. Һәм, әлбәттә, куелган максатларына ирешеп, исән-сау кайтуларын телибез.
Килешү буенча хезмәт иткән чорда Руслан Сүриядәге хәрби операциядә дә катнаша, моның өчен Россия Саклану Министрлыгының «Сүриядә хәрби операциядә катнашучыга» медале белән бүләкләнә. Халыкара терроризмга каршы көрәшкә керткән өлеше өчен, Сүрия Гарәп Республикасы бүләгенә дә лаек була.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев