“Шәһри Казан” газетасы редакциясе белән җитәкчелек иткән Радик Сабировны соңгы юлга озаттык
Кичә, ут күршебез булган, Аксубай районында туып үскән, “Шәһри Казан” газетасы редакциясе белән бик уңышлы җитәкчелек иткән Радик Сабировны соңгы юлга озаттык.
Радик Рәшитович белән без ешрак Казанда очраша идек. Ул һәрчак елмаеп, “Якташларга кайнар сәлам”, – дип, эчкерсез исәнләшер иде.
Берничә ел элек Радик Сабиров Әлки районы Сабантуенда милли көрәштә баш хөкемдар да булган иде. Ул чакта аның бик мавыктыргыч итеп милли көрәшне алып баруы хәтердә.
Радик әфәнде, “Идел” журналы баш мөхәррире булганда, берничә мәртәбә районыбызга эш сәфәре белән килде. Шул елларда әлкилеләр аңа: “Иң тәмле, экологик яктан иң чиста гөмбә бездә үсә”, – дигәннәр. Бер елны ул бер төркем каләмдәшләре белән Әлки урманнарында гөмбә җыярга кайтты. Еш кына күрешкәндә, “Әлкинең тәмле гөмбәләре әле дә тел очында”, - дияргә ярата иде.
“Әлки хәбәрләре” газетасы коллективы исеменнән без Аксубайда Радик Сабировны соңгы юлга озатуда катнаштык, әнисе Алсуның, әтисе Рәшитнең тирән кайгысын уртаклаштык.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев