Сайлау көнендә үз сайлау участогына килә алмасаң нишләргә?
Республика Рәисе һәм авыл җирлеге депутатлары өчен тавыш бирер көн җитәр алдыннан, без район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Алексей Шувалов белән очраштык һәм аңа сайлаучыларны еш борчыган сорауларны бирдек.
– Алексей Петрович, бердәм сайлау көне якынлаша, Әлки районында нинди сайлаулар үтәчәк?
– Россия Федерациясе кануннары белән тавыш бирүне сентябрьнең икенче якшәмбесенә туры килгән бердәм сайлау көнендә үткәрү билгеләнгән. Бу көнне – 14 сентябрьдә – без Татарстан Республикасы Рәисен һәм район авыл җирлекләре Советына депутатлар сайлаячакбыз. Алдагы елларда сайлаулар берничә көн дәвам итә иде, быел ул 1 көн эчендә үтәчәк.
– Тавыш бирергә кирәкле үз сайлау участогыңны ничек табарга?
– Район территориясендә 49 сайлау участогы эшләячәк, без аларның исемлеген “Әлки хәбәрләре” газетасында бастырдык. Участок сайлау комиссиясенең составы булдырылды, алар сайлаучыларга мәгълүмат җиткерә һәм кешеләрне кабул итү буенча үз эшчәнлеген 3 сентябрьдә башлый. Комиссия эш көннәрендә 8.00дән 19.00гә кадәр һәм ялларда 8.00дән 13.00гә кадәр эшләячәк. Теркәлү урыны буенча сайлау участогының номерын һәм адресын “Дәүләт хезмәтләре” федераль порталының беренче битендәге “Сайлаулар” баннеры аша белергә мөмкин. Киләсе атна дәвамында участок комиссияләре һәр кешегә сайлауга чакыру таратачак.
– Кандидатлар турында мәгълүматны кайдан табарга?
– Сайлау көнендә сайлау комиссиясе әгъзалары Татарстан Республикасы Рәисен һәм сайлаучы яшәгән урынга бәйле рәвештә, авыл җирлеге Советына депутатлар сайлау буенча ике бюллетень бирәчәк. Республика Рәисен сайлау бюллетененә дүрт кандидат кертелгән. Район территориясендә 162 округ булдырылды, аларның һәркайсында 2-3 депутатлыкка кандидат, район буенча барлыгы 329 депутатлыкка кандидат теркәлде. Участок комиссияләре биналарында, сайлаучылар укысын өчен, мәгълүмат стендлары эленәчәк. Һәрбер кешегә дә теркәлгән кандидатлар һәм сайлау берләшмәләре турында мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырылачак. Кандидатлар турындагы мәгълүматны “Дәүләт хезмәтләре” федераль порталындагы “Сайлаулар” баннерына кереп тә табарга мөмкин.
– Кешегә сайлау көнендә кая да булса китәргә туры килеп, ул үз сайлау участогына килә алмаса нишләргә?
– Татарстан Республикасы Рәисен “Мобиль сайлаучы” технологиясе буенча республиканың теләсә кайсы почмагыннан сайларга була. 14 сентябрьдә даими теркәлгән урын буенча түгел, ә уңайлы урында да тавыш бирергә мөмкин. Чынлыкта яшәгән урының буенча сайлаучылар исемлегенә кертсеннәр өчен, алдан гариза бирү кирәк. Моны “Дәүләт хезмәтләре” федераль порталында, “Минем документлар” күпфункцияле үзәге офисларында, теләсә кайсы территориаль комиссияләрдә, участок сайлау комиссияләрендә 10 сентябрьгә кадәр эшләргә кирәк. Совет депутатларын бары тик үз сайлау участогында гына, шул исәптән вакытыннан алда – 10 сентябрьдән башлап сайларга була.
– Өйдә ничек сайларга?
– Көзге сайлаулар вакытында өйдә тавыш бирү турындагы гаризаны сайлау комиссиясенә бирергә дә, “Дәүләт хезмәтләре” аша юлларга да була. 4 еннән башлап, 14 сентябрьнең 14.00 сәгатенә кадәр участок комиссиясенә гариза язып, үзеңә кертергә, күршеләр, танышлар, туганнар яисә телефон аша шалтыратып әйтергә була. Сайлау көнендә участок сайлау комиссиясе вәкилләре өйдә сайлау турында гаризасын тапшырган һәр кеше янына киләчәк.
– Без һәркемне 14 сентябрьдә сайлау участокларына чакырабыз. Сайлау участоклары 7.00дән 20.00 сәгатькә кадәр ачык булачак. Тавыш бирү өчен уңайлы мөмкинлекләр тудыру – 2025 елдагы сайлау кампаниясенә әзерлек һәм аны үткәрүдә безнең төп бурыч. Елдан-ел сайлау комиссияләре яңа технологик җайланмалар – инвалидлык арбалары кулланган сайлаучылар өчен махсус кабинкалар белән тәэмин ителә. Моннан тыш, барлык участок сайлау комиссияләренә бармак белән тоемлап уку мөмкинлеге бирүче Брайль шрифты рус, татар телендә эре хәрефләр белән әзерләнгән мәгълүмати материаллар кайтачак. 2025 ел сайлауларында “Сайлау участокларында – волонтерлар” дип исемләнгән проект гамәлгә керә. 14 сентябрьдәге бердәм сайлау көнендә волонтерлар сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә, өлкәннәргә, кечкенә балалары булган ата-аналарга сайлау участогына үтәргә, баскычтан менәргә ярдәм итәчәк, кая барырга белми югалып калганда, нишләргә кирәклеген аңлатачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев