С.Лисенков исемендәге музей хезмәткәрләре район мәктәпләре укучылары өчен кызыклы экскурсияне еш үткәрәләр.
Узган атнада “Пушкин картасы” проекты кысаларында Базарлы Матак мәктәбе укучыларына музей фондында булган минералларны күрсәткәннәр. 3 март –Бөтендөнья язучылар көнендә “Безнең якташлар” дигән онлайн-рубрикада Нәби Дәүли, Шамил Маннапов, Әсрар Галинең тормыш һәм иҗаты турында сөйләгәннәр. Музей хезмәткәрләре оештырган “Җылы бишек, җырлы бишек” этнографик сәгать тә кызыклы һәм файдалы булган: балаларга бишек җырларының нинди булуларын аңлатканнар, җырлар тыңлатканнар.
Нет комментариев