Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Соңгы 10 көндә Әлки районы халкы 188 тонна сөт саткан

Бу узган елның шул чорындагыдан 12 тоннага күбрәк. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю күләме алдагы ункөнлек белән чагыштырганда да арта төшкән. "Молзавод" сөтнең литрын 17 сумнан, эшмәкәр Шәйхетдинов 17 сум 50 тиеннән кабул итә. Бу базислы майлылыктагы сөт бәясе. Ә инде майлылыгы югары булганда кабул итүчеләр исәп-хисапны югарырак бәядән ясыйлар. Һәм,...

Бу узган елның шул чорындагыдан 12 тоннага күбрәк.

Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю күләме алдагы ункөнлек белән чагыштырганда да арта төшкән. "Молзавод" сөтнең литрын 17 сумнан, эшмәкәр Шәйхетдинов 17 сум 50 тиеннән кабул итә. Бу базислы майлылыктагы сөт бәясе. Ә инде майлылыгы югары булганда кабул итүчеләр исәп-хисапны югарырак бәядән ясыйлар. Һәм, киресенчә, сыек сөткә - бәясе дә сыек.

Сөт сату буенча шәхси хуҗалыклардагы уртача бер сыерга исәпләгәндә Салман, Алпар, Карга, Ташбилге, Иске Чаллы авыл җирлекләрендә күрсәткечләр әйбәт. Ә менә Иске Матак, Түбән Кәчи, Борискино, Үргәгар җирлекләре сөт хәзерләүдә районның уртача күрсәткеченнән түбән нәтиҗәләр белән эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев