Тагын бер әлкиледә йогышлы чир табылган
Узган атнада лаборатория нәтиҗәләре буенча тагын бер әлкиледә коронавриус чире булуы расланган.
Бу турыда районның үзәк хастаханәсе баш табибы Светлана Одушкина хәбәр итте. Коронавирус пандемиясе башланганнан бирле районда 35 кешегә шундый диагноз куелды.
Хәзерге вакытта үзәк хастаханәнең йогышлы чирләр бүлегендә алты кеше дәвалана. Бер авыруның хәле җиңел түгел. Шуңа күрә аны Чистай хастаханәсенә озатырга җыеналар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев