Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ташбилге авылында балалар белән Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр

Ташбилге авыл китапханәчесе «Чишмә» балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан «Хуш киләсең Нәүрүз» бәйрәмен үткәрде.

Мәгълүм булганча, XVIII гасырга хәтле татар халкы Яңа елны март аеның 21ендә көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. Бу көн Иран календаре нигезендә "Нәүрүз" дип аталган. "Нәүрүз" сүзе фарсы-таҗик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмнәрне атна буе дәвам иткәннәр,һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләнгә михербанлык кылганнар,сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, балалар өйдән-өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр,йорт хуҗаларына исәнлек, саулык, иминлек, байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.
Ташбилге авыл китапханәчесе "Чишмә" балалар бакчасы хезмәткәрләре белән берлектә халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен балаларга өйрәтү максатыннан "Хуш киләсең Нәүрүз" бәйрәмен үткәрде. Уеннар уйнап, җырлар җырланды, шигырьләр сөйләнелде. Соңыннан коймак белән сыйланды бәйрәмгә килүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев