Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татар Әхмәте почта бүлеге хезмәткәрләре “Әлки хәбәрләре” газетасына барысын да яздырып куйганнар

Татар Әхмәте почта бүлеге хезмәткәрләре 2026 елның беренче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре” газетасына авылда яшәүчеләрнең барысын да яздырып куйганнар.

Шулай итеп, алар редакция үткәргән конкурста беренче урынны яуладылар. Без үз хезмәтен тырышып, бар күңелен биреп башкарган коллективны җиңүләре белән котлап кайттык. Почта бүлеге җитәкчесе Нурсилә Шиһаповага һәм хат таратучы Эльвира Шәйхетдиновага “Татмедиа” җәмгыяте филиалы Мактау хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырдык.

Безнең котлауларга район почта элемтәсе бүлеге җитәкчесе Минзакир Гайфуллин да кушылды.
Почта бүлегендә эшләүче кызлар “Әлки хәбәрләре” газетасына яздыру серләре белән уртаклаштылар.

Нурсилә Шиһапова:

–     Безнең коллективка 2026 елның беренче яртысына 82 данә “Әлки хәбәрләре” газетасы яздыру планы куелган иде. Без аны 100 процент итеп үтәдек. Газетага язылу бәясе әзрәк артса да, халык бик теләп язылды. Шулай ук без көнкүреш товарлары сатуда да әйбәт нәтиҗәләр күрсәтәбез. 

Почта таратучым Эльвира Шәйхетдинова белән бик аңлашып эшлибез. Ул, газеталар килгәч, көне-сәгате белән аны халыкка өләшеп чыга.

Эльвира Шәйхетдинова:

–    “Әлки хәбәрләре” нә яздыруга килгәндә, мин, почта таратучы буларак, авылда йорттан-йортка йөреп яздырам. Өлкәннәр бик теләп язылдылар. “Кызым, яздыр”, –  дип кенә торалар. Подписканы үз вакытында үтәргә тырышабыз. Быел 24 ноябрьдә инде 2026 елның беренче яртыеллыгы  планы үтәлде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев