Татарстан Рәисе әлкилеләргә яңа уңышлар теләде
Татарстан Республикасы Рәисе катнашында үткән Хөкүмәт йөртындагы киңәшмәдә Әлки район башлыгы Александр Никошин чыгыш ясады.
Әлеге киңәшмә республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференция элемтә режимында узды.
Александр Никошин киңәшмәдә Әлки районының социаль-экономик тотрыклыгы һәм игътисад үсешен тәэмин итү буенча күрелгән чаралар турында сөйләде.
2025 елда Әлки районының республика игътисадына керткән өлеше турында чыгыш ясаганда, бу юнәлештә “Хузангай” җәмгыятенең авыл хуҗалыгына зур кертемнәр юллавын атады.
Рөстәм Миннеханов Иван Казанковның кече ватанына эчкерсез булышуын ассызыклады.
Александр Никошин докладыннан соң кайбер министерство-ведомство вәкилләре Әлки төбәгенең уңай узгәрешләрен атадылар.
Александр Федорович чыгышыда, Рөстәм Миңнехановтан район үзәгендәге “Колос” кинотеатры бинасына капитал ремонт үткәрүне планга кертергә сораган иде. Рәис, үзенең ярдәмчеләренә, бу мәсьәләне өйрәнеп республика планына кертү җаен карарга күрсәтмәсен бирде һәм Александр Федоровичка, аның командасына , барлык әлкилеләргә алга таба да уңышлы үсешләр теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев