Татарстанда бүген яшен һәм көчле җил көтелә
Яңалыклар

Татарстанда бүген яшен һәм көчле җил көтелә

Синоптиклар фаразлавынча, җилнең тизлеге секундына 20 метрга кадәр җитү ихтималы да бар.

(Казан, 24 июль, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 24 июльдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән яңгыр, аерым районнарда яшен булуы ихтимал.

Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан исә, талгын. Ләкин урыны белән җилнең тизлеге кыска вакытка секундына 15-20 метрга җитеп көчәергә дә мөмкин.

Татарстанда бүген һаваның уртача температурасы көндезге сәгатьләрдә +19..+24 градус булачак.


Нет комментариев