Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшмәкәрләргә хисап тапшыру хезмәтеннән бушлай файдалану мөмкинлеге бирелә

Татарстанда эшмәкәрләр бер календарь елына хисаплар тапшыру өчен сервиска бушлай керә алачак.

Әлеге мөмкинлек «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында тәкъдим ителә.

 

Мондый хезмәткә Татарстан территориясендә теркәлгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары дәгъва итә ала. Ярдәм программасында катнашу өчен гаризаны МСП.РФ Цифрлы платформасының «Төбәк ярдәм чаралары» бүлегендә бирергә, анда «Хисаплар тапшыру сервисыннан бер ел бушлай файдалану» хезмәтен сайларга кирәк.

 

Гаризаны кабул иткәннәрме-юкмы икәнен эшмәкәр МСП.РФ Цифрлы платформасындагы шәхси кабинетында карап белә алачак.

 

 

Әлеге хезмәт һәм башка ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны «Минем бизнес» үзәгенең «кайнар линия» номерына шалтыратып белешергә була: +7 (843) 524-90-90.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев