Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәренә сайлап алу сайты ачылды

Татарстанда пилотсыз системалар гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә җыю өчен махсус интернет-ресурс эшли башлады.

Контракт буенча сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев белдерүенчә, әлеге сайтта РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүгә кагылышлы барлык мәгълүмат – түләүләр, ташламалар һәм социаль гарантияләр тупланган. Теләге булган һәркем онлайн гариза калдыра ала, шуннан соң белгечләр аның белән элемтәгә кереп, кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" МА. 

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның 1 гыйнварыннан Татарстанда контракт төзүчеләр өчен түләүләр 2,9 млн сумга кадәр арттырылды. Бу – Идел буе федераль округында һәм илдәге иң югары күрсәткечләрнең берсе. Пилотсыз системалар гаскәрләренә хезмәткә керергә теләүчеләр өчен 117 номеры буенча аерым «кайнар линия» (4 төймәсенә басарга кирәк) оештырылган.

Бу гаскәр хәрбиләре җирдәге, судагы һәм һавадагы пилотсыз аппаратлар, шул исәптән «Герань» һәм «Странник» дроннары, экипажсыз катерлар белән идарә итәчәк. Контрактның минималь вакыты – бер ел. Төп үзенчәлеге – контракт вакыты автомат рәвештә озайтылмый, хәрби хезмәткәрне башка төр гаскәрләргә күчермиләр. Өйрәтү Татарстанга күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк. Тулырак мәгълүматны heroes-tatarstan.ru сайтында яки (843) 221-44-52 телефоны аша белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев