Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 51 яңа очрагы расланган
Яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 51 яңа очрагы расланган

Узган тәүлектә республикада COVID-19ның 51 яңа очрагы расланган.

Авыручылар барысы да вирусны чирлеләр белән аралашу нәтиҗәсендә йоктырган. 18 кеше хастаханәләргә салынган, 33 е өйләрендә дәвалана.

Әлки районында соңгы көннәрдә COVID-19 йоктыру очраклары юк. Ә менә күрше Нурлат районында узган тәүлектә коронавирусның өч очрагы ачыкланган.

4 июньгә Татарстанда COVID-19 йоктырган барысы 3402 кеше теркәлгән. Соңгы тәүлектә 139 кеше авырудан савыккан.


Нет комментариев