Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Татарстанда яшәвем белән горурланам”

Татарстанда яшәвебез белән без бик бәхетле. Тормышларыбыз шулкадәр әйбәт бит.

Илсөяр Минсәгыйрова, хезмәт ветераны, Татар Борнае авылы:
–Татарстанда яшәвебез белән без бик бәхетле. Тормышларыбыз шулкадәр әйбәт бит. Юллар яхшы, өйләргә газы, суы кергән. Ә бит телевизордан күреп торабыз, газлаштыру турында хыялланып кына яшәүче төбәкләр дә бар. Авылыбызда берничә ел элек менә дигән заманча мәктәп төзелде. Кибеткә керсәң, җаның теләгән товар бар. Пенсияне вакытында алып торабыз. Теләге булган кеше хезмәт урынына да аптырамый. Әнә безнең күршедә генә “Хузангай” җәмгыяте ничек үсте, куәтләнде. Авылыбыздан бик күп кеше шунда эшли. Хезмәт хаклары әйбәт, вакытында биреп торалар. Ирем Мөдәррис, пенсия яшендә булса да, шунда КамАЗда эшләп йөри әле. Халык турында бик кайгырталар республика җитәкчеләре. Тормышның кадерен белеп сөенеп яшисе генә. Илебездә тынычлык кына булсын.

Гөлия Гатина,  балалар бакчасы тәрбиячесе, Базарлы Матак авылы:
–Республика бәйрәме якынлашкан бу көннәрдә Татарстаныбыз өчен кабат горурлык хисләре кичерәм. Табигате матур, халкы тырыш, эшчән республикабызның. Төрле милләт, төрле дин вәкилләре туганнардай дус, тату яши. Үзебезнең район мисалында да моңа һәр адымда инанасың. Эш урыннарыбыз бар, хезмәт хакын вакытында алып торабыз. Республика программалары нигезендә күпме төзелешләр бара, үз эшен ачарга теләүчеләргә, терлек-туар асраучыларга саллы ярдәм күрсәтелә. Россия күләмендә дә республикабызның абруе, дәрәҗәсе югары. Быел кызым мәктәпне тәмамлап Казанга медицина көллиятенә укырга керде. Уфадан килгән бер кыз белән дуслашканнар. Укырга берничә шәһәргә бару мөмкинлеге булса да, ул Казанны сайлаган, “Казан бигрәк матур шәһәр бит. Биредә уку йортлары да, яшьләр дә күп. Минем байтак сабакташларым, дусларым бирегә килү турында хыяллана”, ди икән. 

Евгений Андреев, хезмәткәр, Чуаш Борнае авылы:
–Татарстан – туган ягым, кече Ватаным. Үзем бүген башка өлкәдә яшим. Читтән караганда яхшырак күренә, диләр бит. Чагыштырып карыйм да, Татарстанда тормыш шартларының күпкә әйбәтрәк булуына инанам. Районыбызда бит авылларда да яхшы юллар төзелә, халык күптән табигый газдан файдалана. Татарстанның икътисады елдан-ел үсә, Казанда Универсиада, спорт чемпионатлары гөрләп узды. Казанны Россиянең өченче башкаласы дип юкка гына атамыйлар шул. Туган җиремнең шундый үсешкә ирешүе белән чын-чынлап горурланам. Райондашларымны бәйрәм белән котлап, хезмәт уңышлары, имин тормыш, Әлкиебезнең тагын да үсүен, ямьләнүен телим. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев