Татарстанда юл һәлакәтендә сигезәү һәлак булганнар (ФОТО)
Яңалыклар

Татарстанда юл һәлакәтендә сигезәү һәлак булганнар (ФОТО)

Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86 нчы чакрымында Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешеп, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Фаҗигадә 8 кеше һәлак була. Әлеге хәл иртәнге якта булды. «Ситроен-Джампер» микроавтобусы «Хундай» җиңел машинасы белән бәрелешә, Рәсми мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан дип әйтелә. Баштарак микроавтобус...

Бүген көндез "Казан-Шәмәрдән" трассасының 86 нчы чакрымында Citroen Jumper микроавтобусы һәм Hyundai җиңел машинасы бәрелешеп, зур юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан. Фаҗигадә 8 кеше һәлак була.

Әлеге хәл иртәнге якта булды. «Ситроен-Джампер» микроавтобусы «Хундай» җиңел машинасы белән бәрелешә, Рәсми мәгълүматлар буенча, җиңел машина каршы як полосага чыккан дип әйтелә. Баштарак микроавтобус дигән шик бар иде. Үлүчеләр саны 8 гә җиткән, шуларның икесе бала.

Һәлак булучылар: "Хундай" автомобиле пассажиры һәм йөртүчесе, микроавтобус шоферы һәм пассажирлары барысы да Саба районыннан.

Үлүчеләр саны 8гә җиткән (+ФОТО) фото 2
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Нет комментариев