Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгәтуллинның улы Алмаз өйләнгән

Татар Борнаенда туып үскән, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгәтуллинның улы Алмаз өйләнгән.

Бу турыда безгә Мирсәет абый, әлкилеләрне Яңа ел белән котлап шалтыратканда әйтте. Алмаз, берничә тапкыр әтисенең концертларында катнашып, район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаганы бар.


Ул Мәскәүдә консерваториядә опера җырчысына укыды. Хәзер Зур театрда төп партияләрне башкаручы артист.


Алмазны без бик көчле тавышлы, әдәпле, дини, озын буйлы, чибәр егет буларак белә идек. Узган ел ахырында ул әнисе Кадрия апа туып үскән як – Сергач кызы - Алсу белән никахлашкан. Никах Мәскәүдәге зур мәчеттә үткән.
Яшьләргә ак бәхетләр телибез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев