Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанның хезмәт базарында иң кирәкле белгечләр аталды

Татарстанның хезмәт базарында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур саклана: ТР Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәгълүматларына караганда, вакансияләрнең 79 процентын нәкъ эшче белгечлекләр тәшкил итә.

Бүгенге көндә республикада 3,6 меңнән артык эшсез кеше рәсми теркәлгән, алар уртача өч ай эчендә яңа эш урыны табалар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итә.

Кадрлар кытлыгы аеруча сәнәгать предприятиеләрендә сизелә. Анда аппаратчылар, инженерлар, станокчылар, слесарьлар, эретеп ябыштыручылар, токарьлар һәм тегүчеләр бик кирәк. Төзелеш тармагында арматурчыларга, бетончыларга, монтажчыларга һәм ташчыларга ихтыяҗ зур, ә транспорт өлкәсендә машина йөртүчеләр һәм электриклар җитми. Социаль өлкәдә дә белгечләр дефициты күзәтелә: республиканың шәһәр-районнарына табиблар, шәфкать туташлары, педагоглар, тәрбиячеләр, шулай ук туклану өлкәсе өчен пешекчеләр таләп ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев