Түбән һәм Югары Әлки авыллары аша агучы Ата елгасын буып сулыклар ясауны шунда яшәүчеләр күптән кирәксенгән иделәр.
Менә быел бу эшне башлап һәм төгәлләп тә куйганнар – хәзер ике авылда да буалар бар. Моңа халыктан җыелган үзара салым акчалары да тотылган, ә техника белән эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов ярдәм иткән.
Авылларда язгы чистарту эшләре дә башкарыла: Урта Әлки авылы зиратын бергәләп карт агачлардан, корыган үләннән арындырганнар. Ә Югары Әлкидә авылның урам-такрыкларын, йорт тирәләрен җыештырганнар.
Нет комментариев