Түбән Әлки янындагы күпердә ремонт эшләре тәүлек әйләнәсе башкарыла
Юл ремонты тәүлек әйләнәсе алып барыла
Түбән Әлки янындагы күпернең баш-башындагы юлларны киңәйтү һәм күтәрү буенча эшләр тәүлек әйләнәсе диярлек тукталмый башкарыла.
Бу урындагы юл транспортның куркынычсыз хәрәкәте таләпләренә җавап бирмәгән иде. Нәтиҗәдә юлның бу өлешендә еш кына юл-транспорт һәлакәтләре булып тора иде.
Республика программасы нигезендә биредә бер километрга якын юлны ремонтлау мөмкинлеге туды. «Алексеевскдорстрой» эшчеләре җир эшләрен төгәлләп киләләр инде. Киңәйтелгән юлның бер ягына асфальт түшәү һәм сызыклар ясау эше бара.
Югары Әлки ягына китә торган юл да ике яктан киңәйтелгән. Төзүчеләр хәрәкәтне япмыйча, эшләрен дәвам иттерәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев