Үргәагар авылы – районда гына түгел, Татарстанда иң динле авыл
Биредә 120 ел элек төзелгән мәчетнең ишекләренә беркайчан да бик салынмаган. Авыл халкы Аллаһы йортын хәзер дә яңартып, карап тора. Гомумән, үргәагарлылар мәчет, зиратларны төзекләндерүгә акчаны җыйганда бик активлар.
Яңа Үргәагарда, гомумән, бик бердәм, актив халык. Авылда җыен үтсә, клубның тамаша залын тутырып куялар.
22 гыйнвар иртәсендә узган җыенда да клубта алма төшәр урын да юк иде. Җирлек башлыгы Әнвәр Рәхимҗанов, узган елда башкарылган эшләрне күз уңыннан үткәреп, чыгыш ясады:
– М.Җәлил һәм З.Исхаков урамнары юлларына вак таш түшәлде. Мәчет артындагы буаны “Алексеевскдорстрой” җәмгыяте ярдәме белән ремонтладык. Бу эштә безгә Солтания апа Ибраһимова булышты. Ул Фоат Вәлиевка мөрәҗәгать итте, якташыбыз тиз арада булышлык күрсәтте. Кыскасы, урам юлларыбыз елдан-ел яхшыра бара, су трассалары ремонтлана, һәйкәлләр, чишмәләр төзекләндерелә, авылыбыз ничек яп-якты. Башкарылган эшләрнең кадерен белеп яшәргә кирәк, – диде Әнвәр Әдһәм улы.
Авыл җирлеге башлыгы чыгышын җирле фельдшер-акушерлык пункты мөдире Резидә Фәттахова тулыландырды.
– Авылда былтыр 3 бала дөньяга килде. Бу– безнең өчен зур шатлык. Кызганыч, узган ел 4 авылдашыбыз бакыйлыкка күчте. Мин ел дәвамында халыкның сәламәтлеген кайгыртып эшләргә тырышам. Авылдашларга рәхмәт, диспансеризацияне вакытында үтәләр. Аның беренче өлешен үзебездәге пунктта узасы. 65 яшьтән өлкәннәрне махсус машина, район үзәк хастаханәсенә алып барып, кайтарып куя, – диде ул. “Резидә, үзеңә зур рәхмәт, безнең сәламәтлекне бик кайгыртып эшлисең”, – ди авыл кешеләре.
Район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов Үргәагар халкына, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә даими гуманитар ярдәм күрсәткәннәре өчен, рәхмәт белдерде.
– Сез үзара салымны да 1 мартка кадәр тулысынча җыеп тапшырасыз. Милек салымы буенча да сездә бурычлылар бик аз. Киләчәктә дә шулай бердәм булып, аңлашып эшләгез, – диде Рәшит Әбрарович.
Җыенда узган ел ахырында, махсус хәрби операциядә катнашканда, батырларча һәлак булган Рифат Сыраевның әнисе Туйбикә ханымга район башлыгы имзалаган Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырылды.
Туйбикә Сыраева, сүз алып:
– Улымны Үргәагар зиратына җирләүдә булышканнары өчен, минем олы кайгымны уртаклашкан авылдашларыма зур рәхмәт. Сау-сәламәт булып, хәсрәт күрми яшәгез, – диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев