Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күлмәкләрнең һәрберсе бер-берсенә охшатмыйча, үзенчәлекле итеп тегелгән

Безнең өйдә, ишек алдында калай тасмалар белән бизәлгән иске кызыл сандык бар.

 Кечкенә чакта, бала булганлыктандыр инде, миңа анда нәрсәләр ятканын карарга бик тә кызык иде. Әни өйдә булмаган чакны көтеп кенә торам: сандыкны ачам да, әйберләрне актарам. Ә әни күреп алса, яратмый, туздырасың, югалтасың, дип әрли.
Дөресен генә әйткәндә, үсә төшкәч кенә, әнинең ник шулай әйткәнен аңлый башладым – ул сандык аңа бик кадерле. 
Түбән Әлкидә яшәгән дәү әнием Разия шул авыл егете Миңнегали Галәветдиновка кияүгә чыккач, әлеге сандыкны әнием үскән төп йортка бирнә итеп алып килгән. Анда кирәкле документлар, яңа киемнәр, өстәл тастымаллары, акчалар, хуш исле сабыннар сакланган. Кызганыч, дәү әниебезне иртәрәк югалттык шул: 1994 елда 72 яшендә ул мәрхүм булды. Шул көннән башлап әлеге сандык безнең өйгә күчте. 
–     Аерым тарихи кыйммәт ягыннан караганда, әһәмияте зур түгел инде бу сандыкның, ләкин минем өчен ул бик тә кадерле. Аның белән минем балачагым, яшүсмер елларым хатирәләре бәйле, – дип аңлатты миңа әнием Наилә. 
Әлеге сандыкның урыны аралыкта, мич янында булган. Салкын кышларда, урамнан өшеп кергәч, аңа утырып өс киемнәрен салганнар, мич өстенә менеп китәр өчен баскыч вазыйфасын да үтәгән ул. Гаиләдә әни бердәнбер кыз һәм төпчек – бишенче бала булганлыктан, аның шул сандык өстендә йоклаган вакытлары да булган.
Әлеге сандыкта уннан артык бал итәкле күлмәкләр, ситсылар, өстәл тастымаллары, чуклы яулыклар, изү өлешләре бөреп тегелгән алъяпкычлар дәү әнием истәлеге итеп саклана. Эчендәге бүлемнәрендә дәү әнигә бирелгән “Ана даны” медале, хезмәт ветераны кенәгәсе, тагын ниндидер кәгазьләр дә бар.    
–     Элек бит адым саен кибетләр, базарлар юк иде. Булган кибетләрдә дә, нигездә, тукымалар, төргәк-төргәк ситсылар гына тәкъдим ителә. Шул ситсылардан күлмәк, мендәр, юрган тышларын үзебез тегәбез. Әнием Разия да, ситсылар сатып алып, ул эшне үзе башкара. Кызыксынуы булгач, тегү машинасын да юнәлткән бит ул. Абыйсы Заһитның хатыны Хәмдия Вәлиева белән гел бер үк тукымалар сатып алып, икесенә бертөрле күлмәкләр тегеп киюләрен дә яхшы хәтерлим. Шулай матур итеп киенеп, парлап ашка, мәҗлесләргә йөриләр иде, – дип сөйли әни.
 Күлмәкләрнең һәрберсе бер-берсенә охшатмыйча, үзенчәлекле итеп тегелгән. Берсенең җиңнәренә манжет куелган, икенчесе якалы, өченчесенең өлгесе гади генә киселгән. Җиңе һәм биле килештереп резинка белән генә бөреп куелганнары да бар. Кызыл, яшел, сары төстәге тукымага туры китереп, шундый ук төймәләр дә тагылган. Каян гына тапкан аларны ул вакытта диярсең! 
–     Беришесен инде кигәләдем дә, аш-су әзерләгәндә алъяпкычларын да  кулландым. Болары матурлар шул, ыргытырга кул бармый, – дип, үзенә кадерле булган күлмәкләрен күрсәтә әни.  
Әйе, вакыт узгач кына әниемә бу сандыкның ни дәрәҗәдә кадерле икәнен аңладым. Аның эчендәге әйберләре генә түгел, капкачын ачканнан соң чыккан исе дә үзенә бер төрле бит. Аңардан үткәннәр, гаиләбезгә бәйле истәлекләрне яңартырга мөмкинлек бирүче борынгылык исе килә. Минем дә, шул сандыкны ачып кына караганда да, әнием туып үскән йорт күз алдыма килә. Ишеген ачып, бусагасыннан атлап бүлмәләренә кергәндәй булам. Әниемнең әти-әнисе, дүрт абыйсы белән ничек яшәгәннәре турында уйланам...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев