Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ветеринария хезмәткәрләрен район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин  котлый

31 августта билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре белән ветеринария хезмәткәрләрен район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин  котлый. 

 
“Хөрмәтле хезмәттәшләр, ветераннарыбыз! 
Ветеринария хезмәткәрләре көне белән чын ихластан кайнар тәбрик итәм. Безнең профессия – иң игелекле һәм гуманлы һөнәрләрнең берсе. Безнең эштә очраклы кешеләр юк. Кайсы участокта эшләсәләр дә – дәүләт ветеринария хезмәтендәме, терлекчелек комплексларында һәм фермалардамы – коллегаларыбыз үз вазыйфаларын зур җаваплылык белән башкаралар. “Медицина кешеләрне дәвалый, ә ветеринария – бөтен кешелекне” дигән канатлы гыйбарә ветеринар профессиясенең чын асылын ачып бирә. Безнең профессия вәкилләре үз хезмәтләре белән хайваннарның саулыгын тәэмин итеп кенә калмыйлар, ә кеше сәламәтлеге сагында торалар, азык-төлекнең сыйфатын, аны эшкәртү һәм саклау кагыйдәләренең үтәлешен контрольдә тоталар. 
Ветеринария хезмәте – район агросәнәгать комплексының мөһим тармакларының берсе. Анда 54 ветеринария хезмәткәре эшли. Бүген коллегаларыбыз алдында районда имин эпизоотик вәзгыятьне тәэмин итү, халыкны  кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган чирләрдән аралауга, шулай ук район территориясен хайваннарның йогышлы чирләре үтеп керүдән саклауга юнәлдерелгән чараларны үтәү белән бәйле мөһим бурычлар тора. 
Үзегезгә йөкләнгән  зур һәм җаваплы вазыйфаларны башкаруда зур уңышлар, нык сәламәтлек, гаиләләрегездә иминлек һәм бәхет, күңел күтәренкелеге телим сезгә. Намуслы тырыш хезмәтегез күркәм нәтиҗәләре белән сөендерсен!”–диелә районның баш ветеринария табибының котлау телеграммасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев