Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Виталий Яковлев: «Сыйфатлы деталь әзерләү өчен, көн буе станок артында эшләргә кирәк»

Табадай тигез юлдан җилдерәбез. Аны салу, төзекләндерү буенча күпме хезмәт куелуы, никадәр кешеләр катнашуы турында искә дә алмыйбыз.

Югыйсә бу хезмәттә без һич уйламаган һөнәр ияләре дә үз өлешен кертә бит. “Алексеевскдорстрой” хуҗалыгының район бүлегендә эшләүче токарь Виталий Яковлев, мәсәлән, нәкъ менә шундыйлардан. 

Юллар салуга аның ни катнашы бар, дип уйлыйсызмы? Турыдан-туры түгел, әмма чылбыр хасыйл итүче бер боҗра кебек, һич арттырусыз, аңардан башка эш тә бармаячак. Чөнки асфальт салуда катнашкан техника ватыла, аның берәр детален алмаштыру таләп ителә икән, токарь янына киләчәкләр. Әлеге хезмәткәрне күрү өчен, юлчылык базасына килгәч тә, безне каршы алган база җитәкчесе Илмир Гайфуллин:

–    Виталий Яковлев турында газетада ел саен да язарга була. Андый токарь район күләмендә дә башка юктыр. Детальләрне тиз арада үтә төгәллек белән ясап бирә ул, – диде.

Эш бүлмәсенә килеп кергәндә,  Виталий Анатольевич станогы артында эш белән мәшгуль иде. Бәлки, вакыты да тыгыз булгандыр, әмма ул безнең белән сөйләшүдән баш тартмады. Ике дистә елга якын бер урында макталып эшләүчедән: “Ни өчен бу хезмәтне яратасыз?” – дип сорадым һәм һич уйламаганда, кызыклы бер җавап та алдым:

–    Мин үземне сынчы белән чагыштырам. Ул ташны китеп, сурәт чыгара. Ә мин тимер кисәге белән эш итәм. Кирәкле деталь әзер булсын өчен, аны тиешле җирдән кысарга, кырырга кирәк. Монда уйлау, дөрес фикер йөртү сорала, эшем шул ягы белән ошый да, –  диде ул.

Җитәкчесенең: “Райондагы бердәнбер токарь ул“, - дип әйтүе хакында уйланып: “Ни өчен сезгә көндәшләр юк, бу һөнәрне яшьләр үз итми икән?” – дип тә кызыксындым. 

–     Сыйфатлы деталь әзерләү өчен, бар игътибарыңны туплап, озак вакыт эшләргә кирәк, көн буе бер урында – станок артында, тавыш та югары, тузаны да бар. Яшьләр хәзер физик яктан авырлык китермәгән, җиңелрәк эш эзли. Югыйсә хезмәтебез яхшы бәяләнә, уч тутырып акчасын алабыз...

Виталий Анатольевич 10 октябрьдә үзенең туган көнен дә билгеләп үткән. Шул уңайдан ул үзе: “Әле 56 яшемне генә тутырдым, алга таба эшлисе дә эшлисе”, – диде. Без дә коллективы, җитәкчеләре мактап кына телгә алган һәм 5нче дип бәяләнгән югары разрядлы (6нчы гына кала) намуслы әлеге эшчене үткән туган көне  һәм һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аңа һәм бу тармактагы бар хезмәткәрләргә озак елларга сузылган уңышлы эш еллары, исәнлек-саулык телибез. Районыбыз юллары алга таба да тигез, сыйфатлы булсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев