“Хәмитов Ф. Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында яңа трактор, агрегатлар эшли
Бу көннәрдә “Хәмитов Ф. Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы кырларында, заводтан шушы араларда гына чыккан трактор, агрегатлар эшли.
Хуҗалык җитәкчесе Фәнис Хәмитов үзенең машина-трактор паркын шулай яңарта алган.

Без фермер белән иң элек арпа чәчүче агрегатлар янына бардык. Биредә тәҗрибәле механизатор Владимир Пастухов кибән кадәрле “Бюлер” тракторына “Кавказ” исемле чәчү комплексын тагып эшли иде. “Эш атлары”ның икесе дә өр-яңа.

Владимир Викторович биредә унбиш елга якын К-701 тракторында хезмәт куйган. Мин аңардан: “Яңа трактор белән эшләве ничегрәк?”– дип сорадым.
–Трактор “Ростсельмаш”та җитештерелгән. Ул чит ил тракторларыннан бер дә калышмый. Әле өстенлекләре дә бар. Тракторны узган ел декабрьдә алдык. Кабинасында механизатор өчен бөтен шартлар тудырылган. Тузан, тавыш керми, кондиционер эшли, чәчү агрегаты буенча бөтен хәбәрләр электрон экранда күренә. Тәүлек буе эшләсәң дә арытмый, – ди ул.
Бу арпа чәчеләсе кырга Ришат Әсәтов “Роса” агрегаты белән минераль ашлама керткән булган. Чәчкеч алдыннан культивация ясалган, хәзер Виктор Аверьянов тырмалау эшен башкара.
Без килеп җитәрәк кенә, Виктор утырган К-701 тракторының көпчәге шартлаган иде. Фәнис Габделәхәтович, улы Аделгә шалтыратып, яңа көпчәк белешергә әйтте. Адел биш минут эчендә: “Алексеевскида резина бар, 93 мең сум тора”, – дип хәбәр итте. Аны, тиз арада алып кайтып, тракторга куярга килештеләр. Шулай, язның көне генә түгел, һәр сәгате, минуты кадерле шул.

Фермер хуҗалыгы арпаны сыра заводы белән килешү нигезендә үстерә. Узган ел, мәсәлән, хуҗалык заводка сыра чималын килограммын 17 сумнан сата алган. Былтыр бит бөртеклеләргә бәя бик арзан булды. Быел да арпаны кимендә 500 гектарда үстерергә планлаштырып торалар.
Фәнис Габделәхәтович, былтыр иң зур табышны көнбагыш китерде, ди. Көнбагышны ул Альберт Шәйхетдинов белән килешеп үстерә. Альберт Әсхәт улы фермерның көнбагыш игү чыгымнарын каплый, ә көзен тапшырылган продукциядән исәп-хисап ясала. Бу алым ике якка да файдалы: Фәнис Хәмитов банклардан зур процентка кредитлар алмый, ә эшмәкәр көнбагыш чималы белән ышанычлы запасланып кала.
Хуҗалыкта бу көннәрдә өч агрегат май культурасын чәчә. Аларга җирләрне тракторына яңа КДМ агрегаты тагып Илгиз Булатов һәм Иван Корнеев эшкәртә. Ә Ришат Әсәтов иртә яздан ул кырларны тукландырырга өлгергән. Көнбагышны биредә 700 гектарда үстерергә ниятләп торалар.
Быел хуҗалыкның ындыр табагы да яңарышлар кичергән. Бөртек чистарту агрегаты җайланмаларын яңаларына алыштырганнар. Элеккеләре сәгатенә 15 тонна игенне чистарта алса, яңасы 70 тонна ашлыкны эшкәртеп чыгара. Күпкә сыйфатлырак та башкара әле.
Хуҗалыкның ашханәсе эшләп тора. Алар кырларда эшләүчеләрне көнгә өч тапкыр тукландыралар. Ашханә мөдире Гөлия Хәмәтшина һәм аш пешерүче Фәния Хәмәтҗанова исеменә тәмле ашлары өчен рәхмәтләр дә күп ишеттек.
Кызу чәчү өстендә Фәнис Хәмитовның беренче таянычы – улы Адел. Һәр елдагыча, киңәшләре белән пенсиядәге Әхәт Вәлиев та ярдәмгә килә. Шулай ук кияүләре Айзат Шәмәрдановның куллары бөтен эшкә ятып тора. Җизнәләре Илдус Сираҗев та һәрчак булышырга әзер.
Иң мөһиме, хуҗалык үзләренә җитәрлек ашлама, көнбагыш орлыгы белән запаслана алган. Сабан эшләрен башкарырлык ягулык ташып куйганнар. Ә бөртеклеләр өчен орлык үзләреннән дә артып кала. Без анда булганда да, Аксубайдагы бер фермерга сату өчен, прицеплы КамАЗ га чәчүлек арпа төяп торалар иде.
“Хәмитов Ф. Г.” крестьян-фермер хуҗалыгы быел, яңартылган техника белән тагын да сыйфатлырак эшләп, мулрак уңыш алырга ниятли. Ул чакта тагын бер бөртек суктыру комбайны да сатып алып булыр иде, дип уйлыйлар биредә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев