Хат ташучы Галина Павлова Кошки авылын район үзәге белән бәйләп тора
Галина Павлова, Кошки почта бүлеге җитәкчесе булып, тугызынчы елын эшли. Ул җитәкләгән кечкенә коллектив (ике хат таратучысы бар) газета-журналларга язылу чорында әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә.
Узган яртыеллыкта Кошки бүлеге “Әлки хәбәрләре” газетасына яздыруда районда алдынгылар исемлегендә булды.
2026 елның беренче яртыеллыгына яздыру эше дә биредә оешкан төстә дәвам итә. Шул уңышлы хезмәтләрен искә алып, без почта бүлеге җитәкчесе Галина Геннадьевнага “Татмедиа” җәмгыяте филиалы “Әлки хәбәрләре” газетасы редакциясенең Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләген тапшырып кайттык. Бу күңелле сәфәрдә район почта элемтәсе җитәкчесе Минзакир Гайфуллин да бик теләп катнашты.
.jpeg)
Галина Павлова заманында Кошки мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Мәктәп ябылгач, аңа авыл почта бүлеген җитәкләргә тәкъдим иткәннәр. Халык хөрмәт иткән ханым әлеге эшне бар күңелен биреп башкаруга алынган.
– Хәзер инде кешеләр хатларны почта аша сирәк языша. Без күбрәк рәсми хатлар таратабыз. Шулай да, өлкән буын арасында хат алышулар бар әле. Туганнарыннан килгән ул хатларны тапшырганда, кешеләрнең сөенеч-шатлыклары йөзләренә чыга, – ди Галина Геннадьевна.
Кошки – район үзәгеннән иң ерак урнашкан авылларның берсе. Биредә күбрәк өлкәннәр яши. Кибетләр ябылгач, халык кирәк-яракларны да почтадан сатып алырга җайлашкан. Дөрес, күчмә кибетләр дә килә. Почта бит ул – аралашу, хәл-әхвәлләр сораша торган күңелгә якын урын да әле.
Без биредә сөйләшеп торган арада, сатуга “Газель” машинасы белән яңа пешкән ипи китерделәр. “Почтада ипигә кадәр сатасыз икән!?” – дип гаҗәпләнүебезгә:
– Берничә ел элек ипине вакытлыча гына почта бүлеге аша сатуны сораганнар иде. Шуннан бирле халык яңа пешкән күмәчләрне безнең аша ала, – ди Галина Павлова.
Кошки почта бүлегеннән халык бер дә өзелми: машина белән дә, җәяүләп тә килеп кенә торалар. Соңрак белдек: бирегә Спас районының Иж Борискино, Фадеевка авылларында яшәүчеләр дә төрле йомышлары белән мөрәҗәгать итә икән.
Галина Геннадьевна газеталарга яздыруда хат таратучылары Рушания Шакирова (Татар Төгәлбәендә) һәм Павел Павловларның халык белән бик актив эшләүләрен атап үтте. Алар, авыл халкының социаль хезмәткәрләре сымак, бөтен үтенечләрен башкарып торалар икән.
Кошкида басма матбугатка язылуның һәр кампаниясендә Полина Куркина, Валентина Исаева, Әлфирә Нуретдиноваларның әллә ничәшәр газета-журналларга язылуы турында да әйттеләр безгә.
Галина Павлованың бер фикере белән бик теләп килештек.
– Почта хезмәткәрләре – газета, пенсия өләшүчеләр генә түгел, хәзер алар – кечкенә авыллардагы ялгыз яшәүче өлкән буынны бүгенге зур дөнья белән элемтәдә тотучы бердәнбер чылбыр! – диде ул.
Урамда почта таратучыларны күрсәгез, аларга, елмаеп, сәлам бирергә онытмагыз. Алар бит газеталар белән бергә безгә күңел җылыларын да өләшәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев