“IТ-чемпион” республика бәйгесендә җиңү яулаган Әлки районы Югары Колчурино мәктәбенә  бүләккә интерактив такта кайтты
Яңалыклар

“IТ-чемпион” республика бәйгесендә җиңү яулаган Әлки районы Югары Колчурино мәктәбенә бүләккә интерактив такта кайтты

"IТ-чемпион" республика бәйгесендә җиңү яулаган Югары Колчурино мәктәбенә бүләккә интерактив такта кайтты. Татарстан мәктәпләре арасында оештырылган "IТ-чемпион" бәйгесендә берничә ел эчендә мәктәпнең өч укучысы - Алина Филиппова, Николай Хвостов, Данил Варламов - җиңүче булдылар. Алар барысы да ноутбуклар белән бүләкләнде. Быел исә мәктәп үзе бәйгедә җиңүче дип табылды. -Безгә бүләк...

"IТ-чемпион" республика бәйгесендә җиңү яулаган Югары Колчурино мәктәбенә бүләккә интерактив такта кайтты.

Татарстан мәктәпләре арасында оештырылган "IТ-чемпион" бәйгесендә берничә ел эчендә мәктәпнең өч укучысы - Алина Филиппова, Николай Хвостов, Данил Варламов - җиңүче булдылар. Алар барысы да ноутбуклар белән бүләкләнде. Быел исә мәктәп үзе бәйгедә җиңүче дип табылды.

-Безгә бүләк ителгән интерактив такта - мәктәбебездә дүртенче "замана җиһазы",-ди уку йорты директоры Николай Хвостов. -Аны башлангыч сыйныф укытучылары файдаланачак.


Нет комментариев