"02" хәбәр итә
Яңалыклар

"02" хәбәр итә

Базарлы Матак һәм Юхмачы авылларында коралны дөрес сакламау очраклары ачыкланган. Юхмачыда саклау кагыйдәләре бозылу сәбәпле шома көпшәле мылтык хуҗасыннан алынган. Ә район үзәгендә лицензияне теркәү срогы үтәлмәү аркасында ике травматик пистолетны иясеннән алганнар. Әлеге бозулар үткән атнада район полиция хезмәткәрләре үткәргән "Арсенал" операциясе барышында мәгълүм булган. * * * Татар...

Базарлы Матак һәм Юхмачы авылларында коралны дөрес сакламау очраклары ачыкланган.

Юхмачыда саклау кагыйдәләре бозылу сәбәпле шома көпшәле мылтык хуҗасыннан алынган. Ә район үзәгендә лицензияне теркәү срогы үтәлмәү аркасында ике травматик пистолетны иясеннән алганнар. Әлеге бозулар үткән атнада район полиция хезмәткәрләре үткәргән "Арсенал" операциясе барышында мәгълүм булган.

* * *

Татар Борнаенда тае белән бергә ат урлаган карак тотылган.

Малларны авыл янындагы кырдан район Сабан туе кичендә урлаганнар иде. Угры тотылган, аңа карата җинаять эше кузгатылган.


Нет комментариев