Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, бәйрәм белән тәбрик итәм!
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз! Ямьле язның беренче бәйрәме – 8 Март уңаеннан сезне, әни-әбиләребез, апа-сеңелләрне, чын күңелемнән тәбриклим!
Районыбыздагы нинди генә өлкәне алсак та, сез хезмәт куймаган вазифа юк. Сез җәмгыятебезнең рухи-әхлакый нигезләрен тотрыклы итүгә, ныгытуга, җирлегебез казанышларына зур өлеш кертәсез.

Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребезгә һәрдаим ярдәм кулы сузучылар да, беренче чиратта, хатын-кызларыбыз – сез. Сезнең куллар белән бәйләнгән җылы киемнәр, ясалган окоп шәмнәре һәм әзерләнгән ризыклар солдатларыбызга көч бирә, җиңүгә рухландыра. Шулай ук Ватан иминлеге өчен көрәшүче ир-атларыбызның тормыш иптәшләренә, әниләренә, кызларына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сез – гаилә учагын саклаучылар, сабыр, нык, көчле рухлылар. Сезнең дә, безнең дә төп теләк – дөньяларыбыз тынычланып, егетләрбез исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде.
Кадерле гүзәл затларыбыз, янәшәгездә – сезне яратучы, аңлаучы, кадерләүче якыннарыгыз, күкрәгегезгә кысып сөяр газиз балаларыгыз булсын! Гаиләләрегездә татулык, тигезлек хөкем итсен, йөзегездән – елмаю, кулларыгыздан күркәм чәчәк бәйләмнәре төшмәсен! Бәйрәм белән!
Александр Никошин, Әлки муниципаль районы башлыгы, район Советы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев