Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Хузангай»да көн саен 3 мең тонна силос салалар

“Хузангай” җәмгыяте быел силос салу өчен кукуруз кырлары мәйданын былтыргыдан шактый арттырды.

 Биредә яшел масса өчен 1377 гектарда кыр патшасы күкрәп үскән.
Август ахырларында комбайннар кукурузны силос өчен урдырырга төшкәннәр иде. Биредә мең гектарга якын мәйданнан кукуруз урып та алынды. Без силос салучы егетләрнең эшләре белән танышып кайттык. Кырда “Ягуар” маркалы куәтле өч чит ил комбайны эшли. Кыр белән азык утары арасы якын. Шулай да комбайннар туктап тормасыннар дип, яшел массаны ташырга «КамАЗ»ларны күп беркеткәннәр.
Әнә безгә таба Александр Иванов комбайны килә. Комбайннан яшел масса төятергә баскан зур арбалы «КамАЗ» ике-өч минут дигәндә тулды да. Яшел масса тутырылган машина азык утарына юл тотты. Аның урынына башкасы килеп басты. Һәм якты көн әйләнәсе шундый ритмлы хезмәт дәвам итә.
Силос ташып торучы шофер егетләр белән сөйләшәбез.
– Көнгә ничә тонна яшел масса алып кайтасыз? – дип сорыйм алардан.
– Мин кичә 150 тонна ваклаткан кукуруз ташыдым. Башкаларның да шул тирә чыга, – ди Югары Әлкидән йөреп эшләүче Фәнис Хәйдәров.
– Бүген ике комбайнга бераз ремонт кирәк булды. Менә  инде алар да эшкә керештеләр. Хәзер без шоферларга кыр белән комплекс арасында ешрак чабарга туры килә, – ди безгә кушылып, Николай Фомин.
Түбән Колчурино егете «КамАЗ» шоферы Сергей Кузьмин исә:
– Ничек тә беренче кырауларга кадәр кукурузны алып бетерәсе иде. Югыйсә, кыраудан соң кукуруз саргая, авырлыгы да кими, азыкның сыйфаты да югала, – ди ул.
“Ягуар”ларда эшләүче механизаторлар да көзнең һәр матур көнен нәтиҗәле файдаланып калырга тырышып хезмәт куялар. Александр Иванов, Юрий Рыжков, Марат Хәмидуллин  –һәркайсы зур тәҗрибә туплаган тракторчылар.
Без Александр Иванов белән сөйләшеп тә алдык.
– Әлеге “Ягуар” комбайнын 9 ел элек яңа килеш миңа тапшырганнар иде. Аңа утырып бер-ике көн өйрәндем дә кырга эшкә дә чыгып киттем. Шул вакыттан бирле зур ватылуларны белмичә эшлим. Кичә мең тонна массаны ваклатып, КамАЗларга төяп озаттым. Башкалар да шул чамада эшлиләрдер, – ди Александр Иванов.
Александр Чуаш Борнаенда яши. Гомере буе тракторчы хезмәтен башкара. Ул сенаж, силос салу чорында азык хәзерләү комбайнына утырса, ел дәвамында МТЗ тракторы белән хезмәт куя. Бигрәк тә терлекчелек комплексында аның тракторына эш бетеп тормый икән.
“Хузангай” җәмгыяте җитәкчесе Евгений Чугунов үзләрендә хезмәт куючы комбайнчы, механизотор, шоферлар эшләреннән бик канәгать. 
– Без берничә районда эшлибез. Әлки егетләре исә бик эшчән, тырышлар, үзләре тыйнаклар. Үзебездә кырларда уракны, җир эшкәртү эшләрен тәмамлап, егетләребез еш кына күрше районнарга ярдәм итәләр, – ди ул.
“Хузангай” җәмгыятендә быел маллар саны да шактый артты. Кышкыга  азык запасы да мулдан хәзерленәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев