Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якташыбыз Илдар Мингәрәевне Президент бүләкләде

Татарстан Президенты Указы нигезендә милли мәдәниятны үстерү өлкәсендә озак еллар уңышлы эшләгәне өчен якташыбыз, Иске Чаллы авылында туып үскән Илдар Мингәрәев “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнде.

 

Илдар Мингәрәев күптән түгел 65 яше тулуны билгеләп үтте. Ул Бөтендөнья татар конгрессының республика җәмәгать фондында баш референт булып эшли.

Илдар Мингәрәев “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем йөртә. Ул Әлки якташлык җәмгыятенең актив әгъзасы, район белән тыгыз элемтәдә яши. Илдар Камил улы ярдәме белән Иске Чаллы мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә. Ул туган мәктәбе китапханәсенә йөзләгән китап бүләк итте.

Якташыбыз тирән мәгънәле шигырьләр яза. Аның берничә шигырь җыентыгы дөнья күрде. Илдар Камил улының кайбер шигырьләрен район газетасында һәм сайтында бастырып киләбез.

Әлки төбәгенең горурлыгы булган Илдар Камил улы Мингәрәевне республиканың олы бүләге белән ихластан котлыйбыз һәм аңа киләчәктә яңа уңышлар, яңа үрләр яулавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев