Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Якты Пасха – чиркәү календаренең иң хөрмәтле һәм шатлыклы бәйрәме

Пасха – иң мөһим христиан бәйрәме. Ул Иисусның үлгәннән соң яңадан терелүе хөрмәтенә билгеләп үтелә. Чөнки әлеге вакыйга библиянең үзәген, христиан диненең нигезен тәшкил итә. 

 
Без Чуаш Шәпкәсендә яшәүче пенсионер Мария Худякова белән сөйләштек. Авылдашлары әйтүенчә, ул Пасха бәйрәменең бөтен нечкәлекләрен белә һәм бик тәмле куличлар пешерә икән. 
–Без әле уразада, аның соңгы атнасы аеруча кырыс. Бөтен ураза исә җиде атна дәвам итә. Чиста пәнҗешәмбе көнне чиркәүгә алып барып тоз, буялган йомыркалар һәм куличларны изгеләндерәбез. Андрей атакай Матвеев ел саен безнең авылга килә. Изгеләндерелгән тозны балалар дәваланганда  яисә терлек авырганда куллану файдалы.
Бәйрәм алдыннан тиеш булганча өйләрне юып чыгардык. Күптән түгел улларыбыз зур өй салып куйдылар, хәзер барыбыз да шунда яшибез. Ирем белән бергәләп җиде бала табып үстердек. Әмма бер улыбыз Коля бик иртә үлеп китте. Бәйрәм өстәле артында 15 әү булачакбыз. Киленнәр, оныклар да кайтачак. Алдан ук эремчектән пасха, куличлар һәм бәлешләр әзерләп куям,–диде ул безгә. 
Мария Васильевна әйтүенчә, тәмле пасханың сере суы саркытылган эремчектә икән. Анысы да, мае да үзләренеке. Ачык күңелле Мария түти белән сөйләшкән арада аларга ветеринария берләшмәсе белгечләре килделәр, ике сыерына прививка ясамакчылар икән. 
–Сыерлы көнең – сыйлы көнең, ди халык. Берничә ел кәҗә асраган идек. Шатланып бетә алмыйм, хәзер барлык төр сөт ашамлыклары үзебезнеке. Бәлешләрне йомырка һәм яшел суган, эремчек белән пешерәм. Бер киявем бәрәңгеле сумса сорый. Теләгәннәрен барысын да әзерлим, сыйлансыннар, рәхәтләнеп аралашсыннар. Күңелләребез сөенсен,–дип нәтиҗә ясады әңгәмәдәшем һәм барыбызга да сәламәтлек, иминлек теләде. 
Якты Пасха – чиркәү календаренең иң хөрмәтле һәм шатлыклы бәйрәме, аны “барлык бәйрәмнәргә бәйрәм” диләр. Ул дөньяның һәм кешенең котылуына, яшәүнең үлемне җиңүенә багышлана. Бу бәйрәм һәркемгә шатлык һәм бәхет китерсен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев