6 декабрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районы ветераннар оешмасы тәкъдим иткән аралашу клубы проекты грант откан
Ветераннар (пенсионерлар) оешмасы, җәмгыяви әһәмияткә ия пректлар конкурсында катнашып 160 мең сум күләмендә грант (субсидия) откан.
-
“Әлки хәбәрләре” район газетасына 4 меңгә якын кеше язылган
Вакытлы матбугатка язылуның соңгы ае бара.
-
Әлки районы башлыгы Александр Никошин интернатта тәрбияләнүче инвалидларга күчтәнәчләр өләште
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында 72 кеше тәрбияләнә. Инвалидлар декадасы көннәрендә алар янында район башлыгы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре Александр Никошин булып китте.
-
Әлки районыннан 60 укучы “Яшь профессионаллар” чемпионатында булып кайтты
Район мәктәпләренең VIII-Х сыйныф укучылары (барлыгы 60 үсмер) "Яшь профессионаллар" төбәк чемпионатында булып кайттылар.
-
Әлки районында үткән атнада юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 84 очрагы ачыкланган
ЮХИДИ хезмәткәрләре үткән атнада районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 84 очрагын ачыклаган.
-
Әлки районы эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Вячеслав Яковлев 12 декабрьдә халыкны кабул итәчәк
12 декабрьдә 12.00-20.00 сәгатьләрдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсендә бүлекчә начальнигы полиция подполковнигы Вячеслав Яковлев халыкны кабул итәчәк.
-
Әлки районында инвалидлар өчен ял кичәсе үткәрделәр
3 декабрьдә район мәдәният йортында мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен тирән эчтәлекле концерт булды.
-
Әлки районы Базарлы Матак авылының бер өлешендә 11 декабрьдә су булмаячак
11 декабрьдә Базарлы Матакта Актай елгасының уң ягындагы (авылның үзәк ягы) урамнарда, төзекләндерү эшләре башкарылу сәбәпле, су бирү көне буена туктатыла.
-
Әлки районында “Актай” кафесында 8 декабрьдә эшмәкәрләр белән очрашу үткәрелә
8 декабрьдә "Актай" кафесында эшмәкәрләр белән очрашу үткәрелә.
-
Ылыслы агачларны законсыз кискән өчен административ җаваплылык каралган
Декабрь әле башланды гына, әмма бәйрәм рухы инде күңелләргә кереп оялады.