12 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Әлки районында төлкеләргә 20 мең вакциналы конфет таратылачак
Төлкеләргә котыру чиренә каршы профилактика үткәрү өчен район ветеринария берләшмәсенә 20 мең данә вакцина кайткан. Конфетка охшаган әлеге "тәмле дару" төлкеләр күп йөри торган урыннарга таратылачак. Бу эшне башкаруда ветеринария хезмәткәрләренә аучылар, егерьләр ярдәм итә. Ел башыннан бирле шундый вакцина-конфетлар ике тапкыр - барысы 22 мең данә таратылган булган инде....
-
Әлки районында 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә
20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Бу көнне балаларга, бигрәк тә ятимнәргә, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм авыру сабыйларга, шулай ук тәрбиягә бала алырга теләге булган гаиләләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла. Әлеге чара балалар иҗат йортында була, сәгать 9 да башлана.
-
Яңа күпер: машиналарга да, җәяүлеләр өчен дә җайлы
3 ноябрьдә Базарлы Матакта районның тарих елъязмасына теркәлердәй зур вакыйга булды.
-
Әлки районында бер ир-ат судка күрәләтә ялган мәгълүматлар биргән өчен хөкем ителде
Район суды судка ялган мәгълүмат биргән ир-атны хөкем итте. Г. бик күңелсез күренешнең шаһиты була. Гаилә дуслары белән кәеф-сафа корып утырганда, ирле-хатынлы хуҗалар арасында низаг чыга, һәм исерек ир хатынына йодрыклары белән ябырыла. Кыйналган хатын хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә, һәм сугыш чукмары ирнең җинаять җаваплылыгына тартылу куркынычы туа. Суд...
-
“Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе “Матур бакча” бәйгесендә җиңүчене планшет белән бүләкләде
Район газетасы оештырган "Матур бакча" бәйгесендә җиңгән Халидә Гобәйдуллина планшетка ия булды.