20 июнь 2019 яңалыклары
-
Әлки районында яшәүчеләрне торак төзелешендә яңалыклар көтә
Россия Федерациясе хөкүмәте авыллар территорияләрен комплекслы үстерү буенча 2020-2025 елларга исәпләнгән дәүләт программасын кабул итте. Яңа программа авыл халкын һәм авылда яшәп эшләүче яшьләрнең торак шартларын яхшырту хакындагы программаларны алыштырачак.
-
Әлки муниципаль районы советы утырышында кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау турындагы мәсьәлә каралды
20 июньдә өченче чакырылыш муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Аның эше белән район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелек итте.
-
Әлки районында 21 июньдә "Тоннель" операциясе уткәреләчәк
21 июнь көнне, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча булекчәсе хезмәткәрләре "Тоннель" профилактика чарасы уткәрә.
-
Татарстанда сакчыл җитештерүгә өйрәтү өчен “Процесслар фабрикасы” төзеләчәк
Уку-укыту үзәген 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” илкүләм проекты кысаларында төзи башлыйлар.
-
Әлки районында көн саен дүрт мең тонна сенаж салалар
Районыбыз механизаторлары көнгә дүрт мең тоннага чаклы сенаж сала башладылар. Маллар өчен 21 мең тоннадан артык сусыл, кыйммәтле әлеге азык базларга салынды.
-
Әлки районында яшәүчеләр гаиләләрдәге имин булмаган хәлләр турында “кайнар линия”гә хәбәр итә ала
21 июньдә Татарстанда гаиләләрдәге имин булмаган хәлләр, көнкүреш белән бәйле конфликтлар мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачыла.