Әлки хәбәрләре
  • Рус Тат
  • 29 октябрь 2014 яңалыклары

    • 29 октябрь 2014 - 15:20
      “Бердәм Россия” партиясенең башлангыч оешмаларында бу көннәрдә җыелышлар бара
      "Бердәм Россия" партиясенең башлангыч оешмаларында бу көннәрдә җыелышлар бара. Әлеге чараларда авыл җирлекләре советы депутатлары, сайлау комиссияләре рәисләре дә катнаша. Җыелышлар көн тәртибенә Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар нәтиҗәләре турындагы мәсьәлә кертелә. Мондый җыелышлар Иске Алпар, Иске Камка, Түбән Әлки, Ташбилге, Салман авыл җирлекләрендә үткәрелде инде.
      428
      0
      0
    • 29 октябрь 2014 - 14:18
      1 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетта ачык ишекләр көне үткәрелә
      1 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетта ачык ишекләр көне үткәрелә. Республиканың иң абруйлы уку йортларының берсе биредә укырга теләге булган яшьләргә унивеситетның ректоры, факультетлар деканнары, укытучылар белән очрашу, аудитория һәм классларны карау, тулай торактагы тормыш белән танышу мөмкинлеге тудыра. Бу көнне шулай ук укырга керү шартлары турында тулы мәгълүмат алып...
      432
      0
      0
    • 29 октябрь 2014 - 13:16
      Җир, милек, транспорт салымнарын түләргә соңгы көннәр калып бара
      31 ноябрь - җир, милек, транспорт салымнарын түләргә бирелгән вакытның соңгы көне. Вакытында түләнмәгән салымнарга ноябрь аеннан пеня өстәләчәк. Районда салымнар буенча бурычлылар шактый күп әле. Әйтик, Базарлы Матак авыл җирлегендә салымнарның нибары 60 проценты түләнгән. Ә менә Карга, Апак, Иске Камка, Ташбилге авыл җирлекләрендә яшәүчеләр салымнарны түләп бетерү алдында.
      472
      0
      0
    • 29 октябрь 2014 - 12:08
      83 яшьлек Ольга Пимурзинаның язмышына да үзенең канлы эзен салып үтә репрессия машинасы
      Репрессия корбаннарын искә алу көненең елның нәкъ менә шушы - иң караңгы, "елак", моңсу чорына туры килүенең дә тирән бер эчке мәгънәсе бар төсле. Илебез тарихына фаҗигале һәм хурлыклы сәхифә булып кереп калган репрессия елларында бер гөнаһсыз күпме кешеләр төрмәләргә ташлана, сөргеннәргә озатыла, атып үтерелә, коточкыч газап һәм җәзаларга дучар...
      496
      0
      0
    • 29 октябрь 2014 - 09:05
      Әлки районында яшәүче бер хуҗага "АК БАРС СТРАХОВАНИЕ" 800 000 сумга якын акча түләгән
      "Янган учак бер янып бетә ул" - дип җырлый легендар "Машина времени" төркеме.Тик үз йорты тирәсендә берәү дә андый учак янганын теләмәс иде. Кызганыч, тормышта андый хәлләр дә булгалый. Базарлы Матак авылында Хамит Габдуллаҗанович йортында янгын чыгып, чарлак (чердак) һәм өй түбәсе тулысынча янып бетә. Шулай ук мунча һәм өйдәге...
      440
      0
      0
    • 29 октябрь 2014 - 08:54
      Балалар иҗат йортында 8 юнәлеш буенча 59 иҗади берләшмә эшли
      Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышында балаларга өстәмә белем бирү, физкультура һәм спорт, мәдәният өлкәләрендә хезмәт күрсәтүнең торышы һәм сыйфаты тикшерелде. Утырыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Зарипов һәм район мәктәпләре директорлары катнашты. Мөмкинлекләр җитәрлек Газета укучыларыбызга мәгълүмдер, Иҗтимагый совет район тормышының төрле тармакларына караган әһәмиятле проблемаларны тикшерүдә катнаша...
      457
      0
      0
    • 29 октябрь 2014 - 06:17
      Исәп-хисапны кайчан ясарга
      Фатир сатып алучыларның күбесе Росреестр белгече документларны теркәү өчен кабул иттеме, димәк, барысы да тәртиптә, андый-мондый күңелсезлекләр килеп чыкмаячак дип уйлыйлар һәм фатир өчен акчаны түләп куярга ашыгалар. Болай эшләү дөресме? Документлар кабул ителгәч, нинди проблемалар килеп туарга мөмкин? Болар турында Росреестр Идарәсенең район бүлеге начальнигы Альфред Хөснетдинов сөйли. Сездән...
      561
      0
      0
    Реклама