30 ноябрь 2015 яңалыклары
-
Район мәдәният бүлеге үткәргән аукционнан кергән средстволар тулысы белән Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына тапшырылачак
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсеннән соң анда катнашкан җитәкчеләр арасында кул эшләнмәләре сату буенча аукцион үткәрелде. Район мәдәният йорты фойесында озын-озын өстәлләрдә бәйләгән җылы киемнәр, йон оекбашлар, башмаклар, аш-су өстәле өчен матур тастымаллар һ.б. урын алган иде. Болар авыл клублары каршындагы "Оста куллар" түгәрәкләренә йөрүчеләр көче белән булдырылган. Аукционны район мәдәният йорты...
-
Әниләр дә алар, тырыш хезмәткәрләр дә
Менә берничә ел инде безнең районда 29 ноябрь - Әниләр көне тантаналы бәйрәм итеп үткәрелә. Табигать һәм җәмгыять тарафыннан йөкләнгән бурычларын үтәгән - бала табып, тәрбияләп үстергән иң абруйлы әниләрне район җитәкчеләре котлый, бүләк бирәләр. Быел бәйрәм район мәдәният йортында узды. Йөзләрендә елмаю балкыган хатын-кызларны район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт...
-
Автоинспекция яңа бинага күчте
Район ЮХИДИ бүлекчәсе эчке эшләр бүлеге бинасында эшли башлады. Россия Эчке эшләр министрлыгы (МВД) Әлки районы буенча бүлегенең төп корпусы белән янәшә бинада автоинспекция хезмәткәрләре өчен барлык эш шартлары тудырылган бүлмәләр бирелгән. Автоинспекциянең полиция хезмәткәрләре белән янәшә эшләве күп кенә оператив мәсьәләләрне хәл иткәндә дә җайлы булачак. ЮХИДИ бүлекчәсенең адресы:...
-
Базарлы Матакта үтәсе ярминкәне халык көтеп алган. “Хузангай” китергән бодай һәм көрпәне күз ачып йомганчы алып бетерделәр
Узган шимбәдә район үзәгендә Аналар көне һәм инвалидлар декадасы уңаеннан ярминкә узды. Анда авыл җирлекләре вәкилләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, мәктәпләр, эшмәкәрләр авыл хуҗалыгы товарлары белән сату итте. Ярминкәдә мөгезле эре терлек ите (270-280 сумнан), тавык, каз-үрдәк түшкәләре, бал, төрле кайнатмалар, тозлаган яшелчәләр күп иде. Шулай ук бозау сатучылар да булды. Халык...
-
Өч тапкыр бозсаң, “права”сыз каласың
Юл йөрү кагыйдәләрен бер ел эчендә өч тапкыр бозган машина хуҗаларын "права"ларыннан мәхрүм итәргә җыеналар. Россия Эчке эшләр министрлыгы шундый эчтәлектәге яңа закон проекты әзерли башлаган. Проект авторлары белдерүенчә, кагыйдә бозулар электрон реестрда теркәлеп барачак. Чит илләрдә мондый балл системасы күптән эшләп килә икән. Әйтик, Англия, Франция, Германиядә кагыйдәне үтәмәгән...
-
Әниләр көне алдыннан Пенсия фондының район идарәсендә күптән түгел икенче балалары туган аналарга ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы булды
Ләйсән Галиева һәм Рания Зарипова әлеге тантаналы вакыйгага ирләре, икешәр балалары белән килгәннәр иде. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Әлфия Дәүләтшина аларны икенче тапкыр әни булулары һәм ана капиталы алулары белән ихластан котлады, күркәм теләкләрен җиткерде. Әниләргә сертификатлар һәм чәчәк бәйләмнәре, олы балалаларына исә уенчыклар тапшырылды. Әниләрне район ЗАГС бүлеге начальнигы...
-
26 ноябрьдә Казанда Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында икенче Православие җәмәгатьчелеге форумы узды
Анда район башлыгы Александр Никошин җитәкчелегендә безнең делегация дә катнашты. Әлеге зур чара республикада төрле дин һәм милләт вәкилләре арасында тынычлыкны, татулыкны саклау, үзара аңлашып яшәүне күздә тотып үткәрелде. Форумда катнашкан район благочинные Андрей Зиньков әйтүенчә, зур трибунадан чыгыш ясаучылар динара һәм милләтара тынычлык һәм бердәмлекнең Татарстанда алып барылучы сәясәтнең...