29 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Әлки районы: мәктәп укучылары өлкәннәр йортында концерт куйганнар
Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары (сыйныф җитәкчеләре Ләлә Гаязова һәм Фәүзия Гарипова) Юхмачыдагы өлкәннәр интернат-йортына барып концерт куйганнар. Балалар шигырьләр сөйләп, җырлап, татар һәм рус әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтеп, интернатта яшәүчеләрнең күңелләрен күтәргәннәр. Алар әби-бабайларга үзләре ясаган әйберләр дә бүләк иткәннәр. Өлкәннәргә болар барысы да зур шатлык булган, аларны тагын килергә...
-
Әлки районында Нәби Дәүли исемендәге гимназия Хәтер китабы өчен әфганчылар турында мәгълүматлар җыя
Әфган сугышының, Чечен республикасындагы сугышчан хәрәкәтләрнең фаҗигале еллары бездән һаман ераклаша бара. Бу сугышлар илебез кичергән авыр сынаулар булып тарихка кереп калды. Соңгы совет солдатының Әфган җиреннән чыгуына 27 елдан артык вакыт узды. Бу чорда инде әлеге вакыйгалар турында хәбәрдар булмаган буын үсеп җитте. Әлеге сугышчан хәрәкәтләрдә катнашучылар да арабызда...
-
Әлки районы эчке эшләр бүлекчәсе дәүләт хезмәтләре күрсәтә
РФ Эчке эшләр министрлыгының Әлки район бүлекчәсенең миграция пункты халыкка түбәндәге дәүләт хезмәтләрен күрсәтә: 1) яшәгән урында теркәү; 2) торган урында теркәү; 3) Россия Федерациясе паспорты бирү (алыштыру) 4) чит ил гражданнарын торган урыннарында теркәү; 5) чит ил гражданнарыннан вакытлыча яшәүгә рөхсәт сораган гаризалар кабул итү; 6) чит ил гражданнарыннан...
-
Әлки районында инвалидлар декадасында бик күп төрле бәйрәм чаралары узачак
3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне уңаеннан районда инвалидлар декадасы үткәрелә һәм һәм ул 1 декабрьдә үк башлана. Бу көннәрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә игътибар бермә-бер артып, алар катнашында төрле чаралар үткәреләчәк. Алар арасында шахмат-шашка турниры, үзешчәннәр концертлары, спорт ярышлары һәм башкалар бар. Инвалидлар ункөнлеге уздыруның төп максаты - сәламәтлекләре...
-
Әлки районында иң матур Яңа ел чыршысына бәйге игълан ителде
Районда быел да иң матур бизәлгән Яңа ел чыршысына, кардан-боздан ясалган сыннарга бәйге игълан ителә. Иртәгә декабрьгә керәбез. Ә бу Яңа ел рухы белән өретелгән, бәйрәм алды мәшәкатьләре белән тулы ай. Димәк, инде оешма-учреждениеләр тирәләрен, йортларыбызны бәйрәмчә бизәү, чыршы кую турында кайгыртырга вакыт. Район башкарма комитеты традиция буенча оешма-учреждениеләр арасында...
-
Әлки районында федераль бизнес-тренер булып китте
Кече һәм урта бизнес вәкилләре - крестьян-фермер хуҗалыклары, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары өчен дәүләт ярдәменнән файдаланып үз эшеңне булдыру һәм аны үстерү турында бушлай өйрәтү семинары булды. Семинар Татарстан Икътисад министрлыгы оештырган бизнес-десант кысаларында үтте. Аны алып баручы Дмитрий Долгов - кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше федераль корпорациясе тренеры. Ул...