Район мәктәпләре укучылары, бергә җыелып, яшь гражданнар форумы үткәрделәр.
Алар балалар һәм үсмерләр тормышында булган проблемалар турында сөйләштеләр, секцияләргә бүленеп, кызып-кызып бәхәсләштеләр, тәкъдимнәр керттеләр. Соңынан форумның пленар утырышында нәтиҗәләр чыгардылар. Секцияләрдә әйтелгән 400 дән артык тәкъдимнең иң кирәкле һәм кызыклырак форум резолюциясенә кертеп, район башлыгы Александр Никошинга тапшырдылар. Ә ул,...