28 август 2020 яңалыклары
-
Әлки районында “Игътибар – балалар!” профилактика операциясе бара
Район ЮХИДИ хезмәткәрләре 24 августтан 6 сентябрьгә кадәр “Игътибар – балалар!” профилактика операциясе үткәрә.
-
Якташыбыз Айрат Хәйруллин исеме Казан урамына бирелергә мөмкин
Быел февральдә вертолет белән фаҗигагә юлыгып гомере өзелгән РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин исеме Казанның Идел буе районындагы 2 нче Газ (2-я Газовая) урамына бирелергә мөмкин.
-
Әлки районы бәби табу йортыннан чыгучыларны бүген ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе Светлана Захарова котлады
Районның 90 еллык юбилеен һәм Республика көнен бәйрәм итәргә әзерләнгән мәлдә дөньяга килгән нәни әлкилеләрне бүген бәби табу бүлегеннән өйләренә тантаналы төстә озаттылар.
-
Әлки районында Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашында яңа мәчет ачылды
Бүген, 28 август – җомга көнне Татар Борнае авылында яңа мәчет ачылды.
-
Әлки районында укытучыларның август киңәшмәсе булды
27 августта район мәдәният йортында укытучыларның август киңәшмәсе узды.
-
«Тәртип» тапшырулары Яр Чаллы шәһәрендә FM ешлыгында эфирга чыга башлады
Тапшыруларны тыңлау өчен Чаллыда 90,2 FM ешлыгын көйләргә кирәк.
-
Әлки районында “Тоннель” операциясе барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 6 очрагы ачыкланды
Районда бүген, 28 августта, “Тоннель” профилактика операциясе үткәрелде. ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре 55 транспорт чарасын тикшергәннәр.
-
Әлки районы талантлы улын югалтты
Республика җәмәгатьчелеге, районыбыз зур югалту кичерде. Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нәшир Мөдәррис Вәлиев вафат булды.