31 июль 2017 яңалыклары
-
Августта тарихтагы иң озак вакытлы Кояш тотылу көтелә
(Казан, 30 июль, «Татар-информ»). Август аенда тарихтагы иң озак вакытлы Кояш тотылу булачак. Ай Кояшны 1,5 сәгать вакыт дәвамында каплап торачак, ә Кояш "таҗы" элеккесенә караганда бик күпкә зуррак булачак. Бу хакта Кояшны өйрәнү илкүләм абсерваториясе галимнәре белдерде, дип яза "Известия" газетасы. Әлеге сирәк күренешне АКШ халкы гына күзәтә алачак....
-
Әлки районында 53 яшьлек ир-ат суга батып үлде
30 июльдә кичке сәгать 5 тирәсендә Базарлы Матак буасында (Плотина) 53 яшьлек ир-ат суга батып үлде.
-
Югары Әлки мәдәният җитәкчесе Фәния Минһаҗева өлкәннәрне җиләк белән сыйлады. ФОТО
Югары Әлки авылы мәдәният йорты директоры Фәния Минһаҗева авылдагы ялгыз әби-бабайларны һәм өлкәннәр, инвалидлар интернатында тәрбияләнүчеләрне тәмле җиләкләр белән сыйлады.
-
Әлки районында ТАССРның 100еллыгына багышлап велоярыш үткәрелде. ФОТО
Узган шимбәдә район үзәгендә велосипедчылар узышы үткәрелде.
-
«Татспиртпром»ның икътисади куркынычсызлык хезмәте Казанда суррогат алкоголь белән сату итүче нокталарны ачыкларга ярдәм итте
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре, Казанның сәүдә нокталарына үткәрелгән рейд барышында, составында спирт булган суррогат сыеклыклар белән кабат сату итү фактларын ачыклады. Аларны шәхси эшкуарлар законсыз сәүдә иткән өчен административ санкцияләр кулланылганнан соң яңадан сатуга куйган. Аерым алганда, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре Казанның Гарифҗанов урамында урнашкан ларекны тикшерде....
-
Әлки районыннан дүрт әбүнәче “Татмедиа” бүләкләрен уйнатуда катнаша
"Татмедиа" АҖ бүләкләрен уйнатуда районыбыздан дүрт кеше катнашачак.
-
Әлки районына туристлык максаты белән биш чит ил гражданы килгән
Узган атнада районда сигез чит ил кешесе миграция исәбенә куелган.
-
Әлки районында машиналарның кыргый җанварларны бәрдерүенең өч очрагы булган
Яз-җәй айларында районда кыргый җанварларны машина бәрдерүнең өч очрагы булган.
-
Әлки районында үткән атнада бер малай һәм кыз туган
Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә үткән атнада бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән.