Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Бәйрәм гыйбадәтләре

6 гыйнвардан 7 каршы төндә 22.00 дән 2.00 сәгатькә кадәр районыбызның барлык чиркәүләрендә (Базарлы Матак, Түбән Кәчи, Түбән Колчурино, Чуаш Шәпкәсе храмнарында) Раштуа бәйрәме гыйбадәте булды.

Гыйбадәтләрдә дин тотучы бик күп әлкилеләр катнашты. Бәйрәм гыйбадәтләрендә район җитәкчеләре дә булды, алар православныйларны Бөек Раштуа белән котладылар.
Бу көнне Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве протоиерее Андрей Зиньков Юхмачыда Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Ул анда бәйрәм гыйбадәте үткәрде, өлкәннәрне тәбрикләп күчтәнәчләр өләште. Андрей атакай шулай ук Салмандагы балалар приютында, күп балалы гаиләләрдә булды, сабыйларны бәйрәм белән котлады, бүләкләр бирде.

Чаңгы сезоны ачылды
7 гыйнварда "Яшь имәннәр" савыктыру лагере базасында чаңгы сезоны ачылуга багышланган чара булды.
Бу көнне матур табигать кочагында бик күпләр рәхәтләнеп чаңгы шуды, үзешчәннәр концертын карады. Чаңгычыларга, ял итүчеләргә кайнар чәй һәм коймак белән тамак ялгау мөмкинлеге дә тудырылды.

Балаларга сөенеч өләштеләр
Бәйрәм алды көннәрендә башланган "Кыш бабай-полицейский" акциясе 8 гыйнварга чаклы дәвам итте.
Район эчке эшләр бүлегенең 12 хезмәткәре 38 гаиләдә булдылар, аларда үсеп килүче балаларга 58 бүләк тараттылар. Алар шулай ук "Каенкай" приютында да булып, 15 балага Яңа ел бүләкләре, уенчыклар, кием-салым тапшырдылар.

Суны бөек изгеләндерү
18 гыйнвардан 19 ына каршы төндә 00 сәгатьтә Чуаш Шәпкәсендә «Суны бөек изгеләндерү» бәйрәм гыйбадәте була.
Ә 19 гыйнварда 11.00 сәгатьтә Югары Колчурино авылында бәйрәм гыйбадәте һәм бәкедә коену булачак. Теләге булган һәр кешене бу тантаналарда катнашырга чакырабыз.
Протоиерей Андрей Зиньков.

«Боевое братство» җыен үткәрә
Әфганстанда, Чечняда һәм башка кайнар нокталарда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан егетләребезне берләштерүче «Боевое братство» оешмасы җыен үткәрә. Анда узган ел башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалачак, быелга планнар билгеләнәчәк. Җыен район мәдәният йортында 12 гыйнварда узачак. Башлана 17.00 сәгатьтә.

«Яшь имәннәр»дә чаңгычылар ярышы
12 гыйнварда «Яшь имәннәр» лагере базасында район беренчелегенә чаңгы бәйгесе булачак. Ярышларга һәр оешмадан һәм авыл җирлегеннән чаңгычылар чакырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лыжный сезон