Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Казан халкына – авыл нигъмәтләре

Үткән шимбә - 15 сентябрьдә әлкилеләр Казанның Идел буе районы ярминкәсендә көзге нигъмәтләр белән сату иттеләр.

Ярминкәгә районыбыздан товар төяп 33 автомашина барды. Казанлылар өчен көзге ярминкәне үткәрүдә барлык авыл җирлекләре, шулай ук "Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары, "Хузангай" кооперативы, "Түбән Кәчи" ҖЧҖ, "Тяминов" крестьян-фермер хуҗалыгы, фермерлар Рәшит Мусин, Фәнис Гәрәев, Нина Агапова актив катнаштылар. Алар һәркайсы башкалага үзләрендә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясен мулдан алып барды. Товар ассортименты бик бай, бәяләр чагыштырмача арзан иде. Әлкидән килгән итне, сөтне һәм сөт ризыкларын, төрле яшелчәләрне, бәрәңгене, бөртекне кала халкы бик теләп сатып алды. Килосы 8-9 сумнан ике "Газель" бәрәңге, литры 18 сумнан сөт, 220 сумнан ит һәм башка авыл сыйлары сәгать ярым эчендә сатылып бетте диярлек. Ярминкәдә барысы 1469 мең сумлык товар сатылды. Көзге ярминкәгә район мәдәният йорты үзешчәннәре дә барды, алар җыр-биюләре белән кала халкының күңелләрен ачтылар. Гомумән, әлкилеләр оештырган муллык бәйрәменнән казанлылар бик канәгать булып, тагын килүләрен сорап калдылар. Көзге ярминкәләр кышка кадәр дәвам итәчәк.

Карамалыда көнләшерлек үзгәрешләр
Карамалы авылы зур үзгәрешләр кичерә - биредә 3900 метр озынлыкта яңа суүткәргечләр төзелде.
Авылны су белән тәэмин итү системасы "Чиста су" республика программасы кысаларында һәм яңа технология буенча төзелә (әйтик, гадәти башняны җир асты су резервуары алыштырачак!). Шуның өстенә авылдагы телефон линияләре дә "җир астына" күчә.
Тагын бер сөенеч - Карамалыга килүче асфальт юл авылның буеннан-буена, зиратка кадәр салынган. Аның соңгы 300 метрын "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте үз хисабына төзеп, карамалыларга зур бүләк ясаган.

Тамашачы күңелен яуладылар
"Әфганнан Чечняга кадәр" вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов) Түбән Новгород өлкәсендә булып кайтты.
Өлкәнең Городец шәһәрендә Идел буе федераль округында яшәүче хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидларының дүртенче Спартакиадасы үткәрелде. Безнең егетләр ике тапкыр концерт биреп, тамашачыларны таң калдырдылар. Ансамбль башкаруында җырларны тыңлаганда күпләрнең күзләре яшьләнгән.
"Әфганнан Чечняга кадәр" ансамбле Спартакиададан Түбән Новгород өлкәсенең Спорт һәм яшьләр сәясәте министрлыгы дипломын, Городец районы хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы идарәсенең рәхмәт хатын алып кайттылар.

Участковый өчен тавыш бирегез
Сентябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгы "Халык участковые" Бөтенроссия конкурсы үткәрә.
Әлеге бәйге халыкның полиция хезмәткәрләренә ышанычын арттыру, службаның абруен күтәрү һәм полициянең участок уполномоченныйлары эшчәнлеге турында уңай җәмәгать фикере формалаштыру максатында оештырыла. Конкурсның беренче этабында кешеләрнең онлайн - тавыш бирүе 11-20 сентябрьдә ТР Эчке эшләр министрлыгы сайтында (mvd.tatar.ru) үткәрелә. Үзегезнең участковый өчен тавыш бирү өчен сезгә аның фамилиясен, исемен һәм әтисенең исемен, шулай ук ул эшләгән районны күрсәтеп түбәндәге электрон почта адресына хәбәр җибәрергә кирәк: uupmvdrt@mail.ru.

Бушлай юридик ярдәм көне
21 сентябрьдә республика күләмендә Бушлай юридик ярдәм көне үткәрелә.
Бу көнне "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе (район советы бинасы, 2 нче кат) базасында юрист һәм нотариус кабул итәчәк. Кабул итү 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр.

Көзге ярминкәләр үткәрелә
23 сентябрь, 6 октябрь көннәрендә район үзәгендә көзге ярминкәләр үткәрелә.
Ярминкәләрдә төрледән-төрле авыл хуҗалыгы продукциясе: ит, сөт ризыклары, терлек азыгы, бөртек, бәрәңге, яшелчәләр һ.б сатылачак. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермерлар, шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, мәктәпләр үзләрендә җитештерелгән продукция белән сәүдә итәчәк.
Ә 4 октябрьдә Юхмачыда бөртек һәм фураж белән сату итү оештырыла.
Ярминкәләргә чакырабыз сезне, хөрмәтле райондашлар! Үзебезгә кирәкле товарларны сатып алып, кышка запасланып калыйк. Ярминкәләр сәгать 9 да башлана.

Рифкать Миңнеханов кабул итә
21 сентябрьдә 11.30-12.30 сәгатьләрдә район эчке эшләр бүлеге начальнигы кабинетында (Базарлы Матак ав., Ленин ур., 3) ТР ЮХИДИ идарәсе начальнигы Миңнеханов Рифкать Нургали улы гражданнарны кабул итәчәк.
Республика ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Р.Н.Миңнехановка шәхси мәсьәләләр яисә Эчке эшләр министрлыгы эшчәнлегенә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә теләгән кешеләргә 21 сентябрьгә кадәр район эчке эшләр бүлегенә кабул итүдә катнашу турында гариза тапшырырга кирәк.

Ачык ишекләр көне
Салым инспекциясе 21-22 сентябрьдә салым түләүче физик затлар өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә.
Теләге булганнар бу чарада милек салымнары, салым түләү сроклары һәм тәртибе, салым хәбәренең яңа формасы, Россия Федераль салым хезмәтенең онлайн сервислары мөмкинлекләре турында күбрәк белә алачаклар. Шулай ук салым салу мәсьәләләре буенча үзегезне кызыксындырган сорауларга җавап алырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ярмарка