Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлки районы Чуаш Кичүе мәктәбе тыштан да матурайды
Чуаш Кичүе мәктәбе бинасы металл сайдинг белән тышланды. Быел Чуаш Кичүе мәктәбендә республика программасы нигезендә капиталь ремонт үткәрелгән иде. Әмма, акча җитмәү сәбәпле, бинаның тышы ремонтланмый калды. Район җитәкчелеге мәктәпне тышлату өчен республикадан өстәмә акча алуга иреште. "Строитель и К" оешмасы егетләре шушы көннәрдә мәктәп бинасын тулысынча металл сайдинг белән...
-
Әлки районы Татар Борнаенда мәктәп һәм балалар бакчасының яңа бинасына нигез салынды
Татар Борнаенда мәктәп һәм балалар бакчасының яңа бинасына нигез салынды. Республикада башлангыч мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзү буенча аерым программа эшли башлаган иде. Татар Борнае мәктәбе төзелеше 2015 елга әнә шул программага кертелде. Төзелеш эшләрен районыбызның "Строитель и К" оешмасы башкарачак. Алар көзеннән мәктәп һәм балалар бакчасы төзеләсе урында бинаның...
-
“Әлки хәбәрләре” – ел лидеры
23 декабрьдә Казанда "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыятенең 2014 елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыелышта "Әлки хәбәрләре" район газетасы "Ел лидеры - 2014" дипломы белән бүләкләнде. Ел йомгакларына багышланган әлеге җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Биредә республиканың ел дәвамында уңышлы эшләгән басмалары, электрон газеталар бүләкләнде. "Газетадагы үзгәрешләр...
-
Әлки районында якшәмбе, ягъни 28 декабрьдә, “Яшь имәннәр” лагеры янында чаңгы сезоны ачылачак
Бу атнаның якшәмбесендә, ягъни 28 декабрьдә, "Яшь имәннәр" лагеры янында кышның күңелле бер вакыйгасы - чаңгы сезонын ачу тантанасы булачак. Бәйрәм рәвешендә үтәчәк бу чарага барлык әлкилеләр чакырыла. Төрле оешмалар коллективлары, җирлекләр вәкилләре дә активлык күрсәтсен иде. Быел чаңгыда шуулар бигрәк тансык бит. Әле шуның өстенә "Яшь имәннәр" янындагы үзәндә...
-
Әлки районында җир пайлары өчен “КШ-Агро”дан дивиденд итеп бирелә торган бөртекне алмый калучылар бар
Җир пайлары өчен "КШ-Агро"дан дивиденд итеп бирелә торган бөртекне алмый калучылар бар. Агрофирма җитәкчелеге андыйларның үзләренә тиешле ашлыкны кичекмәстән алуларын сорый. Киләсе елда дивидендтка бөртек азрак күләмдә биреләчәк, дип кисәтәләр.
-
Хезмәт хакын тиешенчә түләмәсәләр
Яңа ел башыннан минималь хезмәт хакының күләме 411 сумга артып, 1 гыйнвардан 5965 сум тәшкил итәчәк. Район башкарма комитетында хезмәт хакларына кагылышлы мәсьәләләр буенча сорау бирү өчен "кайнар линия" - 21-7-36, 21-5-21 телефоннары эшли. Кемнедер эшкә рәсми хезмәт килешүе төземичә генә алганнар яисә хезмәт хакы хәзерге вакытта гамәлдә булган минималь...
-
Район мәктәпләренең максаты – макулатура җыю күләмен100 тоннага җиткерү
Ел дәвамында район мәктәпләре 84 тонна макулатура җыеп хәзерләүләр конторасына тапшырганнар. Бу районда һәр укучы уртача 39 килограмм макулатура хәзерләгән дигән сүз. Кәгазь-картон калдыкларын Чиябаш (бер укучыга 131 килограмм), Хлебодаровка (119 килограмм), Әхмәт (81 килограмм) мәктәпләре аеруча күп җыеп тапшырган. Ә менә Иске Тахтала (бер укучыга 18 килограмм), Иске Матак...
-
Базарлы Матакның кайбер учреждение-предприятиеләр чыршы бизәп куярга ашыкмыйлар
Декабрьнең соңгы ункөнлеге барса да, кайбер учреждение-предприятиеләр чыршы бизәп куярга ашыкмаганнар. 22 гыйнварда узган «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә хезмәт коллективларының Яңа ел чыршылары бәйгесенә беренче нәтиҗә ясалды. Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова иң матур чыршылар үзәк хастаханә, «Строитель и К», Пенсия фонды идарәсе каршында бизәлгән, диде. Ә газ...
-
2014 ел ахырына районда яшәүчеләр саны 20 меңнән артып китте
2014 ел ахырына районда яшәүчеләр саны 20 меңнән артып китте. Райондагы һәр авыл җирлегендә диярлек халык саны узган елгыдын арткан. Бары Кошки һәм Чуаш Кичүе җирлекләрендә генә кеше саны кимегән. Ә Түбән Әлкидә әлеге күрсәткеч узган елгы дәрәҗәдә калган. Халык саны нигездә яңа туган балалар, башка төбәкләрдән кайтып урнашкан кешеләр...
-
Президент фатиха бирде
Узган шимбәдә Татарстан Президенты катнашында үткән видеокиңәшмә республика районнарындагы алышынган җитәкчеләр белән таныштырудан башланды. Рөстәм Миңнеханов: -Безнең Әлки районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин Чирмешән районын җитәкли башлады. Ул бик тәҗрибәле җитәкче. Без аңа яңа хезмәт урынында да уңышлар телик,-диде. Президент районыбызның яңа башлыгы белән таныштырганда: -Әлкидә башлык булып Александр Никошин калды....
-
Юхмачы авылында яңа пункт ачыла
Юхмачы авылында модульле участок ветеринария пункты төзелде. Бу республика программасы нигезендә районыбызда сафка баскан икенче ветеринария пункты. Яңа бинага барлык коммуникация линияләре (су, газ, электр) үткәрелгән, әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән. Инвентарь һәм җиһазлар да алынган. Яңа пункт 13 торак пунктның шәхси секторындагы терлекләргә хезмәт күрсәтәчәк. Объектны тантаналы ачу яңа ел башына планлаштырылган.
-
"Татарстан. Процветание и согласие" дигән яңа китапта Юхмачы пекарнясына аерым бит багышланган
"Татарстан. Процветание и согласие" дигән яңа китапта Юхмачы пекарнясына аерым бит багышланган. Ул китапка башлыча республиканың көчле, тотрыклы эшләүче зур предприятиеләре турындагы язмалар кертелгән. Эшмәкәр Рафис Ганиуллинның Юхмачыда буш торган пекарня бинасын сатып алып, шунда ипи-булка пешерә башлавына 10 ел вакыт узган. Шул чорда әлеге кече предприятие үзенең тәмле, сыйфатлы...
-
Базарлы Матак Балалар иҗаты йорты педагоглары һәм хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре программасын әзерләгәннәр
Балалар иҗаты йорты педагоглары һәм хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмнәре программасын әзерләгәннәр. Төрле оешма-предприятиеләр (алар арасында район үзәк хастаханәсе, газ хезмәте, эчке эшләр бүлеге, "Алексеевскдорстрой" җәмгыяте һ.б. бар) заявкалары буенча балалар өчен күңелле бәйрәм кичәләре үткәрәләр алар. Моның өчен өстәмә костюмнар (Кызыл Башлык, Лунтик һәм аның дуслары) сатып алганнар. Шулай ук...
-
Ә бездә бензин күпме тора
Бәяләр котырып үсә, ә нефтькә бәя түбән тәгәри. Димәк, бензинга, дизель ягулыгына да бәяләр, төшмәсә дә, һәрхәлдә, артмаска тиеш. Ә бездәге ягулык станцияләрендә хәлләр болайрак. Базарлы Матактагы "Нефтепродукт" ААҖ заправкасында (Кояшлы урамы) А 80 маркалы бензинның литры - 30,10 сум, А 92-32,20 сум, А 95-35 сум тора. Дизель ягулыгы: төрле...
-
Югары Әлкине этләр баскан
Безгә бик борчулы тавыш белән Югары Әлки авылыннан Гөлчәчәк Зарипова шылтыратты. Авылда төркем-төркем этләр йөри икән. Гөлчәчәк ханым бүген иртән ике баласын җитәкләп балалар бакчасына барганда, этләр аларга да ташланган. "Ярый әле аяк астында таш кисәкләре бар иде. Шуларны бәрә-бәрә генә явыз этләрдән котылдык",-ди ул. Гөлчәчәк ханым әйтүенә караганда, урамга...