Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Яңа ел бәйрәмнәрендә Базарлы Матакта чүп түгү графигы бераз үзгәрә
Яңа ел бәйрәмнәрендә Базарлы Матакта урамга чыгарылган чүп-чарны җыеп түгү гра фигына аз гына үзгәреш керә. 1 гыйнварда, ягъни пәнҗешәмбе көнне чүп-чарны чыгарырга тиешле урамнарда яшәүчеләр бу эшне 2 гыйнварда башкарырга тиеш булалар. Бүтән көннәрдә график үзгәрешсез кала.
-
25 декабрьдә Казанда республиканың иң яхшы укучыларын хөрмәтләргә җыеналар
25 декабрьдә Казанда республиканың иң яхшы укучыларын хөрмәтләргә җыеналар. Районыбызның дүрт укучысы әлеге чарада катнашу хокукына ия булды. Болар - Чуаш Кичүе мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Диана Алышева, Яңа Салман мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Айнур Сәгыйров, Түбән Әлки мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Альбина Иванова һәм Базарлы Матак мәктәбенең 8 сыйныф...
-
Әлки районында “Чыршы” дип аталган оператив-кисәтү чарасы үткәрелә
20 декабрьдән башлап районда "Чыршы" дип аталган оператив-кисәтү чарасы үткәрелә. Аның барышында эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре чыршыларны, наратларны законсыз кисү фактларын ачыклау өчен рейдлар уздырачак. Алар шулай ук ылыслы агачлар сатылган базарларда да була. Әгәр закон бозу очраклары ачыкланса, гаеплеләр административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылачак.
-
Көзге чакырылыш буенча хезмәткә соңгы 5 призывник китәчәк
Алдагы якшәмбедә көзге чакырылыш буенча хезмәткә соңгы 5 призывник китәчәк. Россия Кораллы Көчләренә районнан 30 дан артык әлкилене озатканнар. Егетләребез әллә ни еракта түгел, Мәскәү, Түбән Новгород, Калуга җирләрендә хезмәт итәчәк. Үткән елның көзендә армиягә алынучылар, ил каршындагы бурычларын үтәп, туган ягыбызга кайта. Район хәрби комиссариатында 28 шундый егет исәпкә...
-
Билбау көрәше буенча Бөтенроссия ярышларында безнең укучылар уңышлы чыгыш ясады
Билбау көрәше буенча яшүсмерләр арасында узган Бөтенроссия ярышларында безнең укучылар уңышлы чыгыш ясады. Иске Тахталы мәктәбеннән Ксения Хәйруллина, Әнҗерәдән Илназ Рәхимов, Әхмәттән Ришат Сәгыйров, гимназиядән Шәүкәт Нуртдинов өченче урыннарны алдылар. Базарлы Матак мәктәбеннән Радмила Зәйнетдинова үз авырлыгында икенче булды. Базарлы Матак мәктәбе укучысы Регина Нуртдинова, гимназиядән Салават Мәрдиев әлеге ярышларда...
-
Пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында Зыятдинов Касыйм икенче урынны алды
Пауэрлифтинг буенча Татарстан чемпионатында 120 кг га кадәрле авырлыкта Зыятдинов Касыйм икенче урынны алды һәм медаль, диплом белән бүләкләнде. http://streetfighting.ru/2012/01/
-
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына ярдәм итүчеләр күп
Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортына ярдәм итүчеләр күп. Базарлы Матакта яшәүче Ләйсән Борһанова урын-җир әйберләре бүләк иткән. Радик Шәфигуллин көн дә кирәкле хуҗалык товарлары китергән. Ә Динар Хәкимов үз материалы белән төзелеш эшләрендә булышкан.
-
Семен Юманов җиңел атлетика буенча республика беренчелегендә җиңү яулады
Иске Матак мәктәбе укучысы Семен Юманов җиңел атлетика буенча республика беренчелегендә җиңү яулады. Яшүсмерләр арасындагы әлеге ярышларда Семен 1500 метр дистанциягә йөгерүдә икенче урынны алды. Ул Татарстан җыелма командасы составында Россия беренчелеге ярышларында чыгыш ясаячак.
-
Әлки районына Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, “Татаркино” дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриев килделәр
Татар киносын булдыру, үстерү һәм тамашачыга җиткерү өчен зур тырышлык куючылар - Татарстанның халык язучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, "Татаркино" дәүләт учреждениесе директоры урынбасары Рәис Садриев, аларның иҗатташ дуслары районга килеп укучылар белән очраштылар. Аларны кунакка район кино учреждениесе җитәкчелеге чакырган. Кунаклар Х Казан мөселман киносы фестивале кайтавазы итеп...
-
Балалары төнге вакытта урамда йөргән өчен 13 әти-әни административ җаваплылыкка тартылган
Балалары төнге вакытта урамда йөргән өчен быел 13 әти-әни административ җаваплылыкка тартылган. Мәгълүм булганча, кичке 10 нан алып иртәнге сәгать 6 га кадәр балигъ булмаган балаларның олылар күзәтүеннән башка урамда, җәмәгать урыннарында булуы закон белән тыела. Бу балаларның иминлеген, сәламәтлеген саклау ниятеннән эшләнә. Полиция хезмәткәрләре быел төнге вакытта урамда тоткарлаган...
-
Хлебодаровка авылында ике сарай янган
10 декабрьдә кичке сәгать җиделәр тирәсендә Хлебодаровка авылында янәшә урнашкан ике сарай тулысынча янып беткән. Янгын электрүткәргечләрнең кыска ялганышы аркасында килеп чыккан, ди янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре.
-
Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары робот техникасы буенча ярышта катнаштылар
Робот техникасы буенча республика ярышында катнашып, Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары җиңү яулап кайтты. Казан федераль университетының Алабуга институтында узган әлеге ачык бәйгедә республиканың шәһәр һәм районнарыннан 8-17 яшьләрдәге 200 дән артык укучы катнашты. Балалар яшь буенча ике төркемгә бүленеп осталыкта сынаштылар. Гимнаязиянең 6 кешелек командасы "зурлар" төркемендә чыгыш ясады....
-
Район үзәгендә яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары ярты миллион сумга якынлаша
Район үзәгендә яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары ярты миллион сумга якынлаша (499840). Бурычларның 373208 сумы - күпфатирлы өйләрдә яшәүчеләр өлеше. Кыш айларында урамнарны кардан чистартып торучы "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең Әлки участогы да үз хезмәтләренә тиешле акчаны кайтарып алалмый артырый. Шушы хезмәтне күрсәтү турында үзара килешү төзегән авыл җирлекләре юлчыларга 430 мең...
-
Рөстәм Шәйхетдинов күптән түгел Әфганстан Республикасында булып кайтты. (ФОТО)
Район мәдәният йорты директоры Рөстәм Шәйхетдинов күптән түгел Әфганстан Республикасында булып кайтты. Үзе генә түгел, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче, кайчандыр Әфганстанда бергәләп хезмәт иткән иптәшләре белән барды ул. Сәфәрне Татарстан Министрлар кабинеты каршында эшләүче Әфганстан Республикасындагы сугышчан хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ регионы территориясендә террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча координацияләү...
-
Урман-кырларда төлкеләрнең күпләп үрчүе әлкилеләрне дә борчый
Урман-кырларда төлкеләрнең күпләп үрчүе, алар арасында котыру чире таралып, авыру җанварларның авылларга килүе, йорт хайваннарына, хәтта кешеләргә һөҗүм итүе район җитәкчелеген дә, әлкилеләрне дә борчый. "Әлки хәбәрләре" Алпар авылында булган хәл турында язып чыккач, бу мәсьәлә район санитария-эпидемиология комиссиясе утырышында карап тикшерелде. Билгеле, мондый очракларда төп фикерне ветеринария белгечләреннән, медицина...