Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Карамалы авылында Фердинант Вахитов мулла итеп сайланган
Карамалы авылында Фердинант Вахитов мулла итеп сайланган. Моңа кадәр мулла вазыйфаларын башкарган Наил Шакиров вафат булган иде. Мәчет картлары Наил аганың озак еллар дәвамында авылда мулла буларак башкарган игелекле эшләрен югары бәяләгәннәр, аның рухына дога кылганнар.
-
Бәби тудыру бүлегендә өч малай һәм бер кыз дөньяга килгән
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә өч малай һәм бер кыз дөньяга килгән. Алар гаиләдә беренче һәм икенче балалар.
-
Каратэ кекусин буенча Үзәк федераль округ ярышларыннан Валерия–алтын, Мария көмеш медаль алып кайтты
28 февральдә Кострома шәһәрендә каратэ кекусин буенча Үзәк федераль округ ярышлары үткәрелде. Бу ярышларда Россиянең төрле шәһәрләреннән 300 дән артык спортчы катнашты. Алар арасында 4 кешелек безнең район командасы да бар иде. Унике-унөч яшьлек кызлар арасында безнекеләр җиңү яулады. Советникова Валерия алтын медальгә лаек булды, ә Чернова Мария көмеш медаль...
-
Үргәгар башлангыч мәктәбендә «Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярышлар үткәргәннәр
Үргәгар башлангыч мәктәбендә «Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә» дигән күңелле ярышлар үткәргәннәр. Мәктәптә укучы ун баланың барысының да әти-әниләре катнашкан. Жюри әгъзалары - тәрбиячеләр Әлфия Зыятдинова һәм Рәмзия Билалова һәр гаиләнең чыгышына гадел бәя биреп торган. Марат, Гөлшат һәм Әдилә Мусиннар, Рамил, Энҗе, Рәнис Фәттаховлар иң спорт сөюче...
-
Алексеевск бистәсендә волейбол буенча зона уеннары үткәрелде
Татарстан укучыларының Х Спартакиадасы кысаларында Алексеевск бистәсендә волейбол буенча зона уеннары үткәрелде. Аларда безнең районнан Борискино мәктәбе егетләре командасы (тренерлары Виктор Захаров) һәм Базарлы Матак мәктәбенең кызлар командасы (тренерлары Гөлчәчәк Камалова) катнашты һәм алар призлы икенче урынны яуладылар.
-
Яр Чаллыда үткәрелгән якташлар очрашуында күренекле татар язучысы Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина да катнашты
uainfo.org Яр Чаллыда үткәрелгән якташлар очрашуында күренекле татар язучысы Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия Дәүләтшина да катнашты. Ул әлкилелтргә быел әтисенең тууына 105 ел буласын искәртте. Шул уңайдан язучының әсәрләрен туплап китап чыгару, ул яшәгән өйгә мемориаль такта кую теләген дә җиткерде Гөлфия ханым. Әмма моның өчен шактый акча кирәк булачак,...
-
Районның туган якны өйрәнү музеенда генерал-майор Владимир Майстренко булып ките
Районның туган якны өйрәнү музеенда бу арада гына Казан югары хәрби команда учлищесы начальнигы генерал-майор Владимир Майстренко булып ките. Музей директоры Йосыф Зарипов һәм Әфганчы-ветеран Рөстәм Шәйхетдинов Мәскәүгә барып, Руслан Аушев белән очрашкан иделәр. Руслан Солтан улы безнең музейга күп кенә кызыклы экспонатлар бүләк иткән иде. Генерал майорны безнең музейда...
-
Чиябаш авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәле янында митинг үткәргәннәр
Чиябаш авылында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Билгесез солдат һәйкәле янында митинг үткәргәннәр. Анда авыл халкы, ветераннар, мәктәп укучылары катнашкан. Чиябаш мәктәбе директоры Фәнис Вәлиев авылдашларын бәйрәм белән котлап, халкыбызның 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйләгән. Ә тыл хезмәтчәне Талия Насыйбуллина истәлекләре белән уртаклашкан. Митинг укучылар әзерләгән концерт...
-
Җәяүлеләргә дә штраф түләргә туры киләчәк
Җәяүлеләр катнашында булган юл һәлакәтләрендә алар үзләре ук еш кына авыр тән җәрәхәтләре алалар. Үткән елда Әлки районында дүрт җәяүлене машина бәрдерү очраклары теркәлгән. Аларда ике кешенең гомере өзелгән, ике җәяүле яраланган. 2015 елның 1 июленнән җәяүлеләргә кагылышлы яңа кагыйдә гамәлгә керә: тәүлекнең караңгы вакытында авылларда һәм шәһәрләрдә җәяүлеләр машина...
-
ТОРТЛАРГА ЗАКАЗ БИРЕГЕЗ
ТОРТЛАР! Бу татлы ризык өстәлләребезне бизәп, ямь биреп тора. Туйлар, юбилейлар, туган көннәргә, сабыегыз ткк сөенеченә заказлар бирегез. Без сездән заявкалар көтәбез. 89274184049; 89274120595.
-
Иске Алпар авыл мәдәният йортының купкан түбәсен яңадан япканнар
Февраль бураннары Иске Алпар авыл мәдәният йортының түбәсен куптарып ташлаган иде. Аны киредән ябу өчен Базарлы Матактан Насыйбуллин Рияз җитәкләгән бригаданы эшкә кушканнар. Осталар түбәне әйбәтләп ябып та куйганнар.
-
Әлморзада хәзер төнлә дә бик якты
Югары Әлморза авылында моңарчы да 52 лампа яна иде инде. Барлык урамнарны да яктыртып бетерү өчен тагын 1300 метр бишенче линия сузылган һәм өстәмә 11 лампа эленгән. Тагын 6 лампа куелгач, авылның һәр почмагы да яктыртылып бетәчәк.
-
Татар Суксуы авылында яшәүчеләрнең өйләренә су килә башлады
Татар Суксуы авылында яшәүчеләрнең шатлыгы зур - өйләргә су килә башлады. Август аеннан бирле сусыз калган халык өчен бу чынлап та бик әһәмиятле вакыйга. Шул вакыттан бирле су белән тәэмин итүне җайга салу буенча авылда даими эш алып барылды. Бу район җитәкчелегенең даими контролендә булды. Берничә урында скважина бораулап карадылар,...
-
Эльвира Шәйхетдинованың кызы гаиләдә дүртенче бала булып туган
Үткән атнада район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлегендә бер малай һәм бер кыз дөньяга килгән. Әхмәт авылында яшәүче Эльвира Шәйхетдинованың кызы гаиләдә дүртенче бала булып туган.
-
Салым инспекциясе Ачык ишекләр көннәре үткәрә
Салым инспекциясе 27 һәм 28 мартта Ачык ишекләр көннәре үткәрә. 27 мартта салым органнары белгечләре халыкны 9-20 сәгатьләрдә, 28 мартта 10-15 сәгатьләрдә кабул итә. Белгечләр физик затлар кеременә салым декларациясен (НДФЛ) тапшыру, салым ташламалары алу, федераль салым хезмәте онлайн -сервисыннан файдалану тәртибе турында аңлатачак, сорауларга җавап бирәчәк. Теләге булганнар шунда...