Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әлки районында яңа җитәкчеләр билгеләнде
Хөснетдинов Альфред Зиннур улы район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары итеп билгеләнде. Моңа кадәр ул Росреестр идарәсенең Әлки районы бүлеге җитәкчесе булып эшләгән иде. Р.М.Зарипов, башка эшкә күчүе сәбәпле, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазыйфаларыннан азат ителде. * * * Шәйдуллин Илнур Гани улы Алексеевск агрокөллиятенең Әлки филиалы...
-
Юлия Шатунова “Ел укытучысы-2015” республика бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды
penzalife.info Борискино урта мәктәбе математика укытучысы Юлия Шатунова "Ел укытучысы-2015" республика бәйгесенең район этабы җиңүчесе булды. Әлеге бәйгенең мәктәп, куст, район этапларында 24 укытучы катнашты. Финалга узган биш укытучы Базарлы Матак урта мәктәбе базасында көч мынашты. Алар жюрига портфолиоларын тәкъдим иттеләр, ачык дәрес һәм мастер-класс күрсәттеләр. Җюри районның "Ел укытучысы"...
-
Майчабуны Салман, Хлебодаровка, Демидовка авыл клублары хезмәткәрләре оештырды. (ФОТО)
Майчабуны урлаганнар! Бу хәбәр Демидовка авылында иртәдән үк яшен тизлеге белән таралды. Авыл халкының ачуы чыкты: атна буе Майчабу карачкысы клуб янында басып торды, тирә-яктагы начар энергияне үзенә җыйды да, менә сиңа мә, имеш, аны урлаганнар! "Карачкы кесәсенә язып салган теләкләребез нишли инде хәзер?"-дип аптырады халык. Әмма могҗизалар булып тора...
-
Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте. (ФОТО)
22 февральдә район үзәгендә Ватанны саклаучылар көне һәм православныйларның Майчабу бәйрәме уңаеннан ярминкә гөрләп үтте. Көне дә бәйрәмчә - кояшлы һәм җылы иде. Халык ярминкәгә күп җыелды. Күңелләрне күтәреп дәртле музыка яңгырап торды. Базарлы Матак үзәгендә сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде. Авыл җитештерүчеләре, фермерлар халыкка ит, бөртек, печән, салам тәкъдим...
-
Базарлы Матакта Балалар иҗаты йортында муниципаль район советы утырышы була
26 февральдә Базарлы Матакта Балалар иҗаты йортында муниципаль район советы утырышы була. Анда районның 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2015 елга планнар турындагы мәсьәлә каралачак. Утырыш 14.30 сәгатьтә башлана.
-
Районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Р.А.Харитонов гражданнарны кабул итәчәк
26 февральдә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе районара тикшерү бүлеге җитәкчесе Р.А.Харитонов гражданнарны кабул итәчәк. Кабул итү 14 сәгатьтә башлана. Адресы: Баз.Матак ав., Крайнов ур., 58 (3 нче кат, тикшерүче кабинеты).
-
Ирекле дружиналар тәртип саклый
uhta8216.ru.fozzyhost.com Эчке эшләр бүлеге каршында 21 ирекле халык дружинасы төзелгән. Ел башыннан әлеге дружиналар яңа закончалык буенча эшләячәк. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, друҗиначылар авылларда тиртип саклауда бик зур ярдәм күрсәтәләр. Алар шулай ук полиция белән халык арасында файдалы элемтә урнаштыруда булышалар.
-
Базарлы Матак халкы исәп-хисап үзәгенә килеп, исәпкә басарга ашыкмый
www.apiural.ru Район үзәге елдан-ел үсеп, хәзер Базарлы Матакта 6850 кеше яши. "Урман хуҗалыгы" учреждениесе тирәсендә 6 урамлык бер бистә калкып чыкты, бу урамнарга ут, су, газ килгән, башка коммуналь хезмәтләр дә күрсәтелә. Әмма шушы 7 меңгә якын кешенең яртысы чамасы гына хезмәтләр өчен түли. Чөнки калганнары бердәм исәп-хисап үзәгенә килеп,...
-
Әлки районы юлларын төзекләндерүгә быел 50 миллион сумнан артыграк акча бүлеп бирелә
Шуның күбрәк өлешен Базарлы матактагы юлларны асфальтлауга тотачаклар. Район үзәгенең Яшьләр һәм Җиңүнең 40 еллыгы урамнарында асфальт юллар булачак. Алар Геройлар паркы белән тоташып шунда яшәүчеләр өчен уңайлы божра барлыкка китерәчәк.
-
Әлки районында быел 48,7 мең гектарда сабан культуралары чәчү күздә тотыла
Районда быел 48,7 мең гектарда сабан культуралары чәчү күздә тотыла. Чәчүлекләрнең зур өлешен бөртеклеләр (15,8 мең гектар), рапс, көнбагыш ише техник культуралар (17,1 мең гектар) һәм терлек азыгы (25,1 мең гектар) алып торачак.
-
Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында су килүне яхшыртачаклар
Газетабызның 18 февраль санында "Җитәкчеләр аңлашып эшләми, шуның аркасында халык суга тилмерә" исеме астында язма басылып чыккан иде. Анда Түбән Әлки авылының Тынычлык урамында берничә гаиләнең озак вакыттан бирле суга тилмереп яшәүләре бәян ителде. Әлеге язма газетада дөнья күрү белән район коммуналь челтәрләре эшчеләре урынга барып хәлне ачыклаганнар. Редакциягә коммуналь...
-
"Әлки хәбәрләре" газетасына ташламалы бәядән язылыгыз
26 февральдән 7 мартка кадәр газетабызга арзанрак бәядән язылырга була. Бу чорда республиканың барлык почта бүлекчәләрендә "Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы" үткәрелә. Декада вакытында күп басмаларга, шулай ук безнең район газетасына язылу бәясенә 10 процент ташлама ясала. Шул рәвешле, ун көн буе "Әлки хәбәрләре"нә 419 сум 40 тиеннән язылырга мөмкин булачак....
-
95 яшьлек Габделхак Габдрахман улы Шагалиев: "Сугыш дәһшәтләрен һич тә онытырлык түгел", ди
Ватанны саклаучылар дигәндә без беренче чиратта илебезне фашизм коллыгыннан йолып калган ветераннарыбызны күз алдында тотабыз. Бөек Ватан сугышы каһарманнарының берсе - Яңа Чаллы авылында яшәүче 95 яшьлек Габделхак Габдрахман улы Шагалиев: "Сугыш дәһшәтләрен һич тә онытырлык түгел", ди. - Миңа 10 яшьләр тирәсе булгандыр, өебездән бөтен нәрсәне җигүле ат арбасына...
-
Юхмачы хастаханәсендә ремонт башланды
serpuhov.ru Юхмачы участок хастаханәсендә төзүчеләр зур ремонт эшләренә керештеләр. Әлеге хастаханә бинасын ремонтлау быел республика программасына кертелгән. Биредә 5 миллион сумлык ремонт эшләре башкарылачак. Төзүчеләр тәрәзә-ишекләрне алыштырачак, санузел системасы һәм вентиляция юллары яңабаштан эшләнәчәк. Электрүткәргечләр яңартыла башлады инде. Заманында әлеге хастаханә бинасын төзү бик озакка сузылган иде. Ремонтчылар исә яңарту...
-
“Фермерларыбыз җитештергән продукциягә сорау һәрчак зур булачак”, дип ышандырды Марат Әхмәтов
"Фермерларыбыз җитештергән продукциягә сорау һәрчак зур булачак", дип ышандырды фермерларның ХV съездында республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары съездында районыбыздан авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Роберт Гадиев җитәкчелегендә 21 кешелек делегация катнашты. Съездда фермерлар алдында торган күп санлы проблемалар күтәрелде. Аларның...