Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
9 мартта "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янында күмәкләшеп чаңгы шуу оештырыла
9 мартта "Яшь имәннәр" балалар савыктыру лагере янында күмәкләшеп чаңгы шуу оештырыла. Яз үз хокукларын көннән-көн күбрәк ала бара. Ап-ак кар да җирдә озак ятмас. Шуңа чаңгыларга басып рәхәтләнеп карда шуып калыйк. Спорт бәйрәмен оештыручылар кайнар чәй, тәмле камыр ризыклары, дәртле музыка һәм шәп кәеф буласына ышандыралар. Район үзәгендәге кебек...
-
Гүзәл затларыбыз Казанда тантаналы очрашуда булдылар
Гүзәл затларыбыз Казанда "Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы" республика бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнаштылар. Ел саен 8 Март бәйрәме алдыннан үткәрелүче әлеге дәрәҗәле чарада катнашу хокукына бәйгенең район турында җиңү яулаган хатын-кызларыбыз --Алпар авылы ФАП мөдире Сания Гыйматдинова, Базарлы Матак урта мәктәбе директоры Луиза Абдрахманова һәм Юхмачы урта мәктәбе укытучысы...
-
Базарлы Матак һәм Татар Суксуы авылларында төлкеләр йорттагы эткә һәм сыерга ташланган
wap-z.net Ике очракта да төлкеләр качып өлгергән. Район ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре әлеге эткә һәм сыерга котыру чиренә каршы вакцина ясаганнар, каннарын анализга озатканнар, каралты-кураларда дезинфекция үткәргәннәр. Районда төлкеләрне аулау буенча махсус аучылар бригадасы эшли. Алар берничә авыл җирлеге территориясендә дистәдән артык төлкене юк иткәннәр. Районда бу эш дәвам итә.
-
6 мартта район үзәгендә бәйрәм алды ярминкәсе уза
Авыл кешесе инде бүгеннән язгы-җәйге планнары белән яши. Шуңа алдан хәстәрен күреп кош-кортына азык белән запаслана, яшелчә, чәчәк орлыклары сатып ала. Бәйрәм алды ярминкәсендә халыкка ит, сөт, терлек азыгы да тәкъдим ителәчәк. Район җитәкчелеге ярминкәдәге товар бәяләренең сатып алучылар өчен кулай булуын үз контроленә алды. Язгы ярминкәне алдагы көннәрдә Юхмачы...
-
Тагын 14 яшүсмергә паспорт тапшырылды
Россия Федерациясе гражданинының төп документы - паспорт тагын 14 яшүсмергә тапшырылды. Бу вакыйга аларның исендә калсын дип, паспортларны тантаналы итеп РФ федераль миграция хезмәте идарәсенең район территориаль пунктында тапшырдылар. Яшь гражданнарны пункт җитәкчесе Наталья Фадеева, ЗАГС бүлеге мөдире Рузалия Сафина, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Равил Гайфуллин котлады.
-
“Яшь көч” ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов Мәскәүдә съездда катнашты
"Яшь көч" ҖЧҖ җитәкчесе Фәнис Хәмитов Мәскәүдә Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съезды эшендә катнашты. Ул әлеге зур форумда районыбыздан бердәнбер делегат була. Съездда бүгенге икътисадый вәзгыятьтә авыл хуҗалыгында эшне оештыру алымнары, алдынгы тәҗрибәләр үрнәгендә уңыш алуны арттыру юллары хакында эшлекле сөйләшү булган. Фәнис Хәмитов "Татарстанда...
-
Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә авырлык күтәрү буенча өч төр ярышны үз эченә алган ачык турнир булды
Бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап күпме чаралар, шул исәптән спорт ярышлары үткәрелә. Үткән атнада миңа шундый ярышларның берсендә булырга туры килде. Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең иркен якты залында авырлык күтәрү буенча өч төр ярышны үз эченә алган ачык турнир булды. Әлеге бәйге сыйныфташым Касыйм Зыятдинов тырышлыгы белән оештырылды. Балачактан...
-
Райондашларыбызга мактаулы исемнәр бирелде
ugrainform.ru Күпьеелык нәтиҗәле хезмәте, республиканың дәүләт һәм муниципаль мөлкәтеннән файдалану нәтиҗәлелеген арттыруга шәхси өлеш кертүе өчен районыбызның мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Владимир Михайлович Петровка "Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы" дигән мактаулы исем бирелде. Һөнәри эшчәнлегендә югары күрсәткечләргә ирешүе һәм яшьләргә хәрби-патроиотик тәрбия бирүгә зур өлеш кертүе өчен Татарстан Республикасы...
-
Уттан ничек исән-имин котылырга?
konibodom.ru Соңгы елларда сирәгәйсәләр дә, көнкүрештә янгыннар чыгып тора. Әгәр шундый бәлага юлыксагыз, өегез янып китсә, нишләргә? Уттан ничек исән-имин котылырга? Өй эчендә ут чыкса, тәрәзәне ачарга ярамый, чөнки кислород янгынга көч-куәт өсти. Тизрәк балаларны, әби-бабайларны куркынычсыз урынга озатыгыз һәм янгын сүндерүчеләрне чакырыгыз (телефон 01, 2-23-91). Электрны, газны өзегез. Ә...
-
Нәби Дәүли исемендәге гимназия сокландыргыч концерт куйды
ussur.net Нәби Дәүли исемендәге гимназиядә укучы оныгым Әдилә дәресләрдән соң өйгә кайта да, кызып-кызып озакламый укытучылар белән бергә концерт куячаклары, анда кемнәр катнашасы, ничек әзерләнүләре хакында сөйли. Гимназия һәр елны концертларын бик матур үткәрә иде. Ә быелгысы аеруча уңышлы булды. Һәр номер йөрәккә үтеп керерлек итеп уйланылган. Залдагылар һәр чыгышны...
-
Әлки районы музыка мәктәбе укучылары дипломга ия
putevrad.d3000.futuware.ru «Кама мозаикасы» VIII республика фестиваль-конкурсы кысаларында музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары Чистайда осталыкларын күрсәттеләр. Анда безнең район музыка мәктәбе укучылары да уңышлы чыгыш ясадылар. Реана Агапова, Арина Хәйретдинова, Рената Гарифуллина, Дарья Борисова һәм Кристина Меликан музыкаль әсәрләрне оста башкарганнары өчен диплом белән бүләкләнделәр. Кызлар Гүзәлия Арсланова һәм Валентина Кирсанова...
-
Февраль аенда туган бәбиләр хисабына район халкы 17 кешегә арткан
Февраль аенда туган бәбиләр хисабына район халкы 17 кешегә арткан. Ә ел башыннан бирле районда 24 бала дөньяга килгән. Февральдә 8 туй булган, бер пар аерылышкан, 33 кеше бакыйлыкка күчкән. Елның беренче ике аенда 15 пар никахлашкан, 3 гаилә таркалган, 52 кеше дөнья белән хушлашкан. Чагыштыру өчен: 2014 елның февралендә...
-
Әлки районы сөт җитештерү буенча республика районнары арасында беренче бишлектә тора
Районнан көн саен уртача 135,7 тонна сөт эшкәртүчеләргә озатыла. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 21,1 тоннага күбрәк. Шуның 14 тоннасы авыл халкы өлешенә туры килә.
-
Билбау көрәше буенча Әлки районы көрәшчеләре республикада икенче урынны яулады. (ФОТО)
27-28 февральдә «Алинә» универсаль спорт залында егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды. Бәйгедә республиканың 20 районыннын 1995-1997 елларда туган 140 егет һәм кыз бил алышты. Үз үлчәү авырлыкларында Яңа Салманнан Эльвир Хәйруллин, Иске Чаллыдан Фидаил Зибәтов беренче урыннарны алдылар. Ксения Хәйруллина (Иске Тахталы), Рәмис Миндубаев...
-
Юхмачы интернат-йортында Әлки районы мөхтәсибе Ислам Хәзрәт Шәйхетдинов һәм Чуаш Кичүе мәчете имамы Якуб Әһлиев булып киткәннәр
www.onislam.net Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат йортында бу көннәрдә район мөхтәсибе Ислам Хәзрәт Шәйхетдинов һәм Чуаш Кичүе мәчете имамы Якуб Әһлиев булып киткәннәр. Алар интерната яәүчеләргә вәгазь сөйләгәннәр, мөселманнар белән бергәләп намаз укыганнар, озаклап әңгәмә корганнар. Ислам хәзрәт тә, Якуб хәзрәт тә өлкәннәргә бәйрәм күчтәнәчләре алып килгәннәр. Интерната район мәдәният...