Район тормышы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казанда республика судьяларының Х конференциясе узды
www.sodahead.com Казанда республика судьяларының Х конференциясе эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Югары суд рәисе Илгиз Гыйләҗев, аның урынбасарлары, судлар рәисләре катнашты. Безнең районнан конференциягә район суды рәисе Марс Гарифинов, мировой судья Гөлнара Галимова бардылар. Конференциядә төп доклад белән Татарстан Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев чыгыш ясады. Ул 2014 елда судлар...
-
Республика вәкилләре бүген эшмәкәрләр белән очраша
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча март аенда муниципаль районнарда республиканың Икътисад министрлыгы, Сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре, Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Вәкаләтле вәкил катнашында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары белән очрашулар була. Республикада эшмәкәрлекне үстерү, яклау һәм ярдәм итү мәсьәләләренә багышланган мондый очрашу Әлки районында бүген 15.00...
-
Әлки районының 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары
ukrbomj.net Инде хәбәр иткәнебезчә, 26 февральдә муниципаль район советының чираттагы утырышы булды. Анда 2014 елгы социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре турында доклад белән иуниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин чыгыш ясады. Әлеге докладны сезгә тәкъдим итәбез. Узган 2014 ел бөтен илебез, шул исәптән районыбыз өчен дә мөһим сәяси вакыйга - бишенче...
-
Базарлы Матакны төзекләндерүне Крайнов урамыннан башларга булганнар
333v.ru Район үзәген төзекләндерү, яңартуны Крайнов урамыннан башларга булганнар. Шушы көннәрдә район хакимиятендә узган киңәшмәгә Базарлы Матакның үзәк - Крайнов урамында урнашкан оешма-учреждениеләр җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр чакырылган иде. Анда үзәк урамдагы биналарның йөзен-фасадын матурлау, ремонтлау хакында сүз барды. Оешмалар, эшмәкәрләр алдына биналарның тирә-юнендә чәчәкләр үстерү өчен бакчалар, клумбалар ясау, утыргычлар...
-
Димитровград укытучылары бездән өйрәнә
ru.kefline.com Базарлы Матак урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятын укыту буенча өлкәнара семинар үткәрделәр. Анда, үзебезнең район мөгаллимнәре белән беррәттән, Мәләкәс шәһәреннән дә биш татар теле укытучысы катнашты. Педагоглар татар телен укытуның яңа методикалары, аерым алганда Сингапур тәҗрибәсе хакында сөйләштеләр, белем бирүнең федераль стандартлары хакында фикер алыштылар. Балаларның концерт номерлары,...
-
Юхмачыдагы өлкәннәр интернаты узган бәйрәм атнасында күңелле вакыйгаларга һәм күчтәнәчләргә бай булган
8 Март бәйрәме алдыннан бирегә район үзәгеннән парикмахерлар Наташа Крайнова һәм Ирина Корнеева килеп, әбиләр һәм бабайларның чәчләрен кисеп киткәннәр. Хәйруллин хәйрия фонды вәкилләре исә интернатта тәрбияләнүчеләргә бәйрәм күчтәнәчләре китергән. Казанда яшәүче Рәис Садриев кино учреждениесе җитәкчесе Фиргать Гайсин аша кием-салымнар җибәргән. Халыкара хатын-кызлар көнендә исә мул табын корып, өлкәннәргә...
-
Матбугатка ташламалы бәяләрдән язылудан әлкилеләрнең күбесе файдаланды
16 февральдән 7 мартка кадәр матбугатка ташламалы бәяләрдән язылу мөмкинлегеннән күп әлкилеләр файдаланып калган. "Бөтенроссия матбугатка язылу декадасы" нәтиҗәләре белән район почта элемтәсе участогы җитәкчесе Лидия Чуманова таныштырды. Декада барышында 2015 елның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәяләрдән әлкилеләр 1720 данә газета-журналга язылган. Шуның 824 данәсе "Әлки хәбәрләре", 125 е -...
-
Авыл җирлекләре рейтингының февраль ае нәтиҗәләре буенча Иске Алпар – беренче, ә Югары Колчурино иң ахырда
Авыл җирлекләре рейтингының февраль ае нәтиҗәләре буенча Иске Алпар - беренче, ә Югары Колчурино иң ахырда. Район авыл җирлекләре арасында һәр айда рейтинг нәтиҗәләре игълан ителә. Ул урыннарда халыктан сөт җыюны оештыру, урам утлары, су өчен, төрле салымнарны түләүнең торышы, үзара концертлар үткәрү, вакытлы матбугатка язылу кебек эшләргә карап билгеләнә....
-
Узган атнада Әлки районында 6 авария булган
Аларның берсендә кеше зыян күргән. 6 мартта Кыр һәм Муса Җәлил урамнары киселешендә тизлекне һәм дистанцияне сакламау нәтиҗәсендә "Хендай" һәм "Фольксваген" автомобильләре бәрелешкән. "Фольксваген" йөртүчесе җәрәхәтләр алган. Атна дәвамында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 19 очрагы теркәлгән. Шул исәптән 4 йөртүченең руль артына исерек килеш утыруы ачыкланган.
-
Сөтнең сатып алу бәясе хәзер 19 сум
Мартның беренче ункөнлегендә халыктан 173,8 тонна сөт җыеп эшкәртүчеләргә тапшырылган. Үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 9,5 тоннага күбрәк. Иске Чаллы, Салман, Түбән Әлки, Чуаш Кичүе, Иске Алпар авыл җирлекләре сөт хәзерләү буенча районда алдынгылар рәтендә. Сөтнең сатып алу бәясе хәзер 19 сум (үткән ел ахырында 18-18,50 сум иде).
-
“Кызыл Шәрык-Агро” хуҗалыклары минераль ашлама кайтаралар
"Кызыл Шәрык-Агро" хуҗалыклары Нурлат тимер юл станциясеннән минераль ашлама кайтаралар. Бу эш март башыннан бирле башкарыла. Ашлама уҗымнарны һәм күпьеллык үлән басуларын тукландыруга тотылачак. Кичә генә дә агрофирма хуҗалыкларына 1мең 264 тонна аммиак селитрасы кайтарылган.
-
Бик күңелле һәм бай булды бәйрәм ярминкәсе. (ФОТО)
Ярминкә бер уйласаң, төрле кирәк-яракны сату һәм алу өчен оештырылган шул ук сәүдә базары инде ул. Әмма аның рухы бөтенләй башка! Ярминкә буласын ишетеп, базарны-кибетне бар дип тә белмәгән кеше дә урыныннан куба, мәйданга ашыга. Чөнки ярминкә кәефләрне күтәреп җибәрә торган бәйрәм дә, аралашу урыны да әле ул. -Әй кызым,...
-
Сабиха әби барыбыздан да олырак. Аңа нәкъ 100 яшь тулды
Безнең авылда гомер озынлыгы бер гасырга тулган әби бар хәзер. Әле генә, 3 март көнне, Сабиха әбекәйгә нәкъ 100 яшь тулды. Аны туган көне белән Россия Президенты да котлаган икән. Ә котлау хатын, әлкилеләр исеменнән җылы теләкләрне һәм бүләккә дигән йомшак юрганны юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин үзе...
-
Коммуналь бурычларны суд аша түләтәләр
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычларны түләтү белән суд приставлары шөгыльләнә. Хәзер әҗәтле шундый биш кешенең эше приставлар карамагында. Аларның торак-коммуналь хезмәтләр өчен барысы 25 мең сум бурычлары җыелган. Әлеге сумма билгеләнгән срокта түләнмәгән очракта суд приставлары аны алган керемнәрдән түләтү, мөлкәткә арест салу, илдән чыгуны чикләү, административ җаваплылыкка тарту кебек...
-
Югары Әлморза авылында яшәүче Разия апа Гатауллина бу дөньяда тугыз дистә елдан артык гомер итә
Югары Әлморза авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Разия апа Гатауллина районның иң өлкән кешеләреннән берсе. Бу дөньяда тугыз дистә елдан артык гомер итеп, ачысын да, төчесен дә күп күргән ул. 1923 елның 20 мартында гаиләдә сигезенче бала булып туа Разия апа. Аның ял белмәгән куллары бик яшьли авыр ир-ат...